Дөньябызны онытып, хоккей карыйбыз.

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Янәшәмдә Орнашбаш егетләре.  “Арча! Арча!” – дип кычкырып, көч-куәт биреп торучы Арча  кызлары... Го-ол! Афәрин, Арча! Күккә сикерәләр!

Үткән якшәмбе әнә шулай күңелле үтте. Арча Боз сараенда ветеран хоккейчылар уйнады. Арча, Балтач, Саба, Мамадыш командалары матур уен күрсәтте. Район башлыгы Илшат Нуриев та килгән иде. Ул хоккейчылар белән кул биреп күрешеп, аларга уңышлар теләде, үзе дә уен барышын карады.

Турнир “Металл” ширкәтенең элекке җитәкчесе Фәнил Гарәфиев истәлегенә үткәрелде. “Металл” ширкәтендә аның эшен дәвам итүче хатыны Лилия ханым, улы Фәнис, туганы Инсаф, дуслары да килгән иде.

– Вафат булганына 9 ел, – дип сөйләде Лилия ханым. – 21 гыйнварда туган көне. 52 яшь тулган булыр иде. Улыбыз Фәниснең мәктәптә чыгарылыш елы иде. Кичәгә кайтып җитәм дип ашык-кан. Бәлки фаҗига булмый да калган булыр иде. Күрәсең, шулай язган...

– Ә нинди кеше иде! – диде “Арча КСМы” җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев. – Без дуслар идек. Яхшылык эшләсәң, икенче көнне үк үзеңә әйләнеп кайта, дип әйтер иде. Исән булса, әллә ниләр эшләгән булыр иде! Булдыклы, миһербанлы, спортчы...

Әйе, исән булса, зур җитәкче булган булыр иде дип тә әйттеләр. Түрдә елмаеп торган хоккейчы киемендәге фотосурәте эленгән. Хоккейчыларга ул бүген гүя көч-куәт биреп тора иде.

Ут йотып хоккей карыйбыз. Саба командасы белән Мамадыш командасы 3нче, 4нче урыннар өчен уйный. Яныма Арча командасы уенчысы Марсель Ахунов килеп басты. 

– Безгә көндәш Балтач командасы, – диде ул.

– Ә ни өчен Балтач?

– Арчада бер 10–15 ел хоккей булмый торды. Ә балтачларда хоккей өзелмәде.

– Без күтәреп җибәрдек ул хоккейны, – диде ветеран спортчы, педагог Ленар Заһидуллин. – Боз сарае шәп булды.

– Атнага ике тапкыр хоккей уйныйбыз, – диде Марсель Ахунов. – Команданы туплап торучы яхшы капитаныбыз бар – Дмитрий Плотников, яхшы уенчы да. Бездә барысы да яхшы уйный.

...Иртән башланган турнир дәвам итә. Сәгать 3 тулып китте. 1нче, 2нче урыннар өчен Арча белән Балтач  уйнаячагын игълан иттеләр. Хоккейчылар бозга сибелде. Барысында да фамилияләре язылган махсус киемнәр. Абыйлы-энеле Зиннур, Илшат Сәгыйтовлар, Фәрит Шәфыйков, Илнур Габдрахманов, Ринат Минһаҗев, Азат Заһриев...

Уен 15.10да башланса, 15.14тә арчалар балтачларга гол кертте.  15.17дә тагын гол! 15.40та арчалар Балтач капкасына өченче голны бәрде! 1 минут та узмады балтачлар Арча капкасына беренче голны кертте. 3 минут та узмады балтачлар тагын берне арчалар капкасына! Голлар исәбе 3:2 булды. Уен тәмам кызды. Чөнки санаулы минутлар гына калды. Хәлиткеч мизгелләр. Быргы кычкырды. Уен арчалар җиңүе белән тәмамланды!

Афәрин, ветераннар! Бирешмисез! Ә бит арада 60тан узганнар да бар!

Румия Саттарова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International