Газета укучыларыбызны кызыксындырган сорауларны Татарстан Республикасының Роспотребнадзор идарәсенең Биектаудагы төбәк бүлеге табиб-эпидемиологы Эльвира Шәйхуллинага җиткердек.

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

– Эльвира Гаделҗановна, бу яңа төр вирусны Арчага да килеп җитмәс дип, әйтеп булмый. Бик куркыныч чирме бу?

– Бу яңа төр инфекция. Ул организмга эләксә, бик тиз тарала һәм  коронавируслы үпкә ялкынсынуы китереп чыгара. Температура күтәрелә, калтырата, туңдыра, баш авырта, хәлсезлек күзәтелә, борын тыгыла, йөткертә, сулыш алуы авырлаша, мускуллар авырта, күзләрдә конъюнктивит барлыкка килергә мөмкин. Авырый башлауга кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Табиб кушканнарны үтәсәң, бу йогышлы чир дәвага бирешә.

– Әлеге вирусны эләктермәскә тырышырга кирәк. Киңәшләрегез?

– Иң төп таләп – кулларны сабын белән еш юу. Сумкаңда спиртлы яки вируслардан зарарсызландыра торган салфеткалар булсын. Кулны юу мөмкинлеге булмаганда шуларны кулланасың. Шулай ук эш урынында, өйдә өстәл өсләрен, ишек тоткаларын, телефоннарны инфекциядән зарарсызландыра торган препарат белән (ә алар аптекаларда, махсус кибетләрдә сатыла) сөртеп, чистартып торырга кирәк. Икенче таләп. Йөткергән, төчкергән кешедән ераграк торуың хәерле. Ара кимендә 1 метр булырга тиеш. Авыру кешедән сәламәт кешегә вирус һава-тамчы юлы белән күчә. Куллар белән күзләргә, иреннәргә, борынга кагылмаска тырышыгыз. Йөткергәндә, төчкергәндә авыз, борыннарны бер тапкыр кулланыла торган салфеткалар белән каплагыз. Кеше күп җыелган урыннарга бармаска тырышырга кирәк.

– Ә иң әһәмиятлесе маска кию – шулаймы?

– Вирустан саклану чаралары – барысы да әһәмиятле. Масканың бер тапкыр гына һәм күп тапкырлар куллана торганы  бар. Кайбер маскаларны  2, 4, 6 сәгать кенә кияргә ярый. Инструкциясен укырга кирәк. Бер масканы гел кияргә ярамый. Һаман кисәң, үз-үзеңә кабат-кабат инфекция өстәргә мөмкин. Масканы борынны һәм авызны яхшы итеп каплап кияргә кирәк. Аны сак кына салырга һәм шунда ук чүп савытына ташларга һәм кулларны әйбәтләп юарга киңәш ителә. Бер тапкыр кулланыла торганын кабат кияргә ярамый. Масканы бина эчендә, транспортта, өйдә авыруны караганда кияргә, ә урамда кимәсәң дә була. Урамда саф һаваны иркенләп сулагыз.

– Аптекаларда маскалар бетсә?

– Ул вакытта масканы күп катлы марля һәм мамыктан үзең ясыйсың. Аны юып кабаттан кулланырга була.

– Кеше хәзер чит илләргә чыгарга ярата, кечкенә балаларын да үзләреннән калдырмыйлар...

– Чит илләргә чыгудан тыелып торырга кирәк.

– Һәм, әлбәттә, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга.

– Күбрәк саф һавада булырга, чаңгыда шуарга, йөрергә, яшелчә, җиләк-җимеш һәм аксымга бай ит, сөт, балык ризыклары, чикләвек, боткалар ашарга киңәш ителә. Авырмагыз!

– Киңәшләрегез өчен рәхмәт!

 

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International