Урта Курса авыл җирлегендә узган хисап җыелышлары һәр елны үзенчәлекле, истә калырлык була.

2020 елның 14 феврале, җомга

Бер елны “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов хуҗалыкның гына түгел, районның да алдынгы сыер савучысы Әлфинур Хәйруллинага лаеклы ялга озатканда буаз тана бүләк иткән иде. Алдынгы механизатор Фәрит Гайнетдиновка үзе эшләгән “Беларусь” тракторын бүләк иттеләр.

Быел 45 ел терлекчелектә эшләгән Марс Хәйруллинга 4 центнерлы үгез бүләк итеп бирделәр.

Лаеклы ялга чыгучыларны җыелышта да иң беренче итеп бүләклиләр. Юк, бу хуҗалыкта кешене пенсиягә өйдә утыру өчен озатмыйлар. Фәрит Гайнетдинов бүген дә сафта, хәзер ул гараж мөдире. Марс Хәйруллин җитәкләгән Урта Курса фермасында районда иң алдынгы коллектив эшли. Гөлнара Шәфигуллина узган ел 264 тонна сөт сауган! Хуҗалык буенча бер сыердан уртача савым 6 мең килограммнан артык.

Җыелышка килүчеләр коридордагы тартмаларда яшел хәтфә булып утырган уҗымнарга игътибар итми калмагандыр. Рәүф Гыйлаҗетдинов бу турыда үзенең чыгышында да әйтеп үтте: “Мансур Хуҗиәхмәтов чәчкән уҗымнар бу, – диде ул. – Баш агроном аларны ничек кышлауларын белү өчен алып кайтып куйды. Бер генә һәлак булганы да юк!” Мансур Хуҗиәхмәтов белән басуларда очрашкалап торабыз. Район башлыгы бүләкләрен алырлык итеп эшли ул.

Игенчелектә дә яхшы эшли курсалар. Иң зур уңыш та шуларда. Техниканы яңартып киләләр, быел үзйөрешле сиптергеч кайтачак.

Авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина дәүләт программаларының уңышлы үтәлүе, хуҗалык белән тыгыз элемтәдә торып эшләүләре, үзара салым акчасы исәбенә башкарылган эшләр турында сөйләде. Халык терлекне күп асрый, хуҗалык нык булганга азык проб-

лемасы да юк.

Җыелышта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов та катнашты. Хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды, курсаларга уңышлар теләде.

 

Ильяс Фәттахов

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International