Беркөн Түбән Пошалымнан Баһрам Әсәтов белән сөйләшеп утырдык. 7 февральдә генә Әтнәдәге гериатрия үзәгендә дәваланып кайткан.

2020 елның 14 феврале, җомга

Арча хастаханәсендәге гериатрия (65 яшьтән өлкәннәргә медицина ярдәме күрсәтү) бүлмәсендә тикшеренгәннән соң, районнан өч кешене стационар дәваланырга җибәргәннәр. Гыйнвар ахырында андый бәхет Сеҗедән Гатиятулла Хәйруллин һәм Түбән Пошалымнан Рәшит Шәйдуллин белән Баһрам абыйга тигән. Ә алар бик теләп ризалашкан һәм тән сихәтлеге алып кына түгел, рухи яктан да савыгып кайтканнар.

– Әтнәдәге гериатрия үзәгендә 10 көн дәваландык. Файдасын бик күрдек. Бүтән өлкән кешеләргә дә тәкъдим итәбез. Барсыннар, дәвалансыннар, – дип сөйләде Баһрам абый. – Үзебез дә, безгә кадәр анда ятып кайткан танышлардан ишетеп кызыккан идек. Насыйп булды менә. Үзәктә өч кенә палата икән, берсендә без өч ир-ат, икесендә икешәр хатын-кыз дәваланды. Тәһарәт алу, намаз уку өчен махсус бүлмәләр җиһазлаганнар. Медицина хезмәткәрләре бик игътибарлы. Тикшермәгән органны калдырмадылар, УЗИ да уздык, электр дәвасы да алдык, көн саен массаж, система куялар, уколлар, витаминнар...”

Үзәктә дәваланырга мөмкинлек тудырган, Әтнәгә кадәр илтеп куйган медицина хезмәткәрләренә кат-кат рәхмәт әйтергә кушты. Ул рәхмәт ияләре район поликлиникасында гериатрия бүлмәсендәге табибә Рәмзия Хәйруллина һәм шәфкать туташы Халидә Йосыпова. Биредә эшләр өчен Рәмзия Равил кызы Казан тимер юл хастаханәсендә – 4, Халидә апа 2 айлык масус курс-лар узып кайткан белгечләр.

Гериатрия бүлмәсе районда узган елның 1 июлендә ачылды. Республикадагы илкүләм проект кысаларында шәһәрдә генә түгел, авылларда яшәүче өлкәннәрне махсус машина белән поликлиникага әлеге бүлмәгә алып килеп диспансеризация уздыралар. Анда өлкәннәрнең тикшерелмәгән органы калмый: эчке органнарны УЗИ аппараты карый, кан тамырларының ничек эшләвен ятып та, басып та, утыртып та тикшерәләр, кул көченә кадәр үлчиләр, анализ алу, кан басымын үлчәү беренче чиратта, хәтта нинди ризык ашаулары, ничәдә ашау, ничәдә йоклау, гомумән, көндәлек тормыш рәвешен өйрәнәләр һ.б. Нәтиҗәләр һәммәсе махсус карточкага теркәлеп барыла. Үзләреннән сораштыру, физик мөмкинлекләрен билгеләү өчен кайбер күнегүләр, психологик рәсем ясау аша баллар ярдәмендә өлкәннәрнең сәламәтлек дәрәҗәсе билгеләнә. Ә аннары дәвалау гына билгеләп калмыйча, өлкәннәргә йорт эчендә абынмый-сөртенми, имгәнмичә яшәр өчен тәкъдимнәр әйтәләр (боларны гадәттә балаларына җиткерәләр), туклану буенча киңәшләр биреп, үзләренә әлеге кагыйдәләрне сыйдырган китапчыклар да биреп җибәрәләр (ул кагыйдәләр белән arskmedia.ru сайтында таныша аласыз). Бирегә килә алмаган өлкәннәрне өйләренә барып карыйлар.

Рәмзия Равил кызы гериатрия бүлмәсе табибы гына түгел, участок табибы да. Өстәмә эше өчен 0,25 ставка хезмәт хакы ала икән. Ә эше, җаваплылыгы... Әзмени бездә ике-өч штат эшен алып барып, бер штат хезмәт хакына эшләүчеләр?! Башта бушка, аннан таякка эшләткән илдә яшибез шул... Төрле холыклы өлкән буын вәкилләре белән эшләсәләр дә, зарланмыйлар, ныклап төзекләндерүдән соң яңартылган бүлмәгә, баш табибның үзләрен аңлавына, ярдәменә,  район җитәкчелеге, социаль яклау бүлеге белән дустанә мөнәсәбәттә, аларның ярдәмнәрен тоеп эшләүләренә рәхмәт укыйлар.

 

 

 Гериатрия кабинетына өлкәннәр 65 яшьтән килә. Аларны башта авылларындагы, участокларындагы фельдшерлар тикшерә, аннан бирегә җибәрә. Үз белдегең, теләгең белән генә килеп булмый бирегә.

“Әби-бабайларның чын күңелдән рәхмәт укулары, аларга аз булса да файда китерә алуыбыз хезмәтнең авырлыгын оныттыра”, – ди гериатрия бүлмәсе табиблары.

 

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International