Карантиндагы затларга хасталык кәгазе (больничный лист) түләүнең билгеләнгән тәртибе турында мәгълүмати хат

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуга бәйле рәвештә, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2020 елның 18 мартында 294 номерлы "Карантин очрагында хасталык кәгазе рәсмиләштерүнең, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие билгеләү һәм түләү кагыйдәләрен (алга таба – Кагыйдәләр) раслау турында” карар кабул ителде.

Кагыйдәләр 2020 елның 20 мартыннан 1 июленә кадәр гамәлдә булачак.

Кагыйдәләр Россия Федерациясенә яңа коронавирус йогышлы авыруы (2019-nCoV) белән авыру очраклары теркәлгән илләрдән кайткан иминиятләштерелгән затларга, шулай ук алар белән бергә яшәүче эшләүче иминиятләштерелгән затларга кагыла. Ягъни хасталык кәгазен хезмәткәр үзе генә түгел, ә бергә яшәүче эшләүче гаилә әгъзалары да ала ала. Хасталык кәгазе алучыларның калган категорияләренә әлеге тәртип кагылмый.

Пособиене билгеләү һәм түләү Россия Социаль иминият фонды системасында (алга таба – ФСС) электрон документ рәвешендә урнаштырылган хасталык кәгазе нигезендә гамәлгә ашырыла.

 

Электрон  хасталык кәгазьләрен кем бирә?

Әлеге электрон документ дистанцион бирүне һәм электрон хасталык кәгазьләрен рәсмиләштерүне үзәкләштереп тәэмин итүче медицина оешмаларының махсус исемлегенә кертелгән медицина оешмасы табибы тарафыннан бирелә һәм имзалана.

Татарстан Республикасында мондый вәкаләтле медицина оешмасы  итеп "18 нче шәһәр сырхауханәсе” ДАСУ (Казан) билгеләнде.

 

Хезмәткәр нинди документлар рәсмиләштерергә һәм тапшырырга тиеш?

Электрон хасталык кәгазен рәсмиләштерү өчен граждан хасталык кәгазенең электрон формасын бирү турында гариза җибәрә. Гариза иминиятләштерелгән затның шәхси кабинеты аша бирелә, аңа керү ФСС сайтында Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы аша тәэмин ителә.

Электрон хасталык кәгазе бирү турындагы гаризада күрсәтелә:

фамилиясе, исеме, атасының исеме (булса);

туган көне;

яшәү урыны адресы (тору урыны);

мәҗбүри пенсия иминияте системасында шәхси счетның иминият номеры;

мәҗбүри медицина иминияте полисы номеры;

Россия Федерациясеннән читтә Россия Федерациясе гражданы шәхесен таныклаучы  Россия Федерациясе гражданы паспортын бирү номеры һәм датасы;

Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында теркәлмәгән бергә яшәүче затның аның исеменнән электрон хасталык кәгазе бирү турында гариза бирүгә ризалыгы турында белешмәләр;

бергә яшәү фактын раслау өчен кирәкле башка мәгълүматлар.

Гаризага түбәндәге документлар (белешмәләр) теркәлә:

иминиятләштерелгән затның Россия Федерациясеннән читтә Россия Федерациясе гражданы шәхесен таныклаучы Россия Федерациясе гражданы паспортының Россия Федерациясе дәүләт чиген узуын раслаучы электрон үрнәкләре (Россия Федерациясе дәүләт чиген узу турында билгеләр, фото төшерелгән беренче бит);

электрон юл йөрү документы (билет) яки чит ил дәүләте территориясендә булуын раслаучы электрон юл йөрү документы яисә башка документлар (Россия Федерациясеннән читтә Россия Федерациясе гражданы шәхесен таныклаучы Россия Федерациясе гражданы паспортында Россия Федерациясеннән читтә булуын раслаучы билге булмаганда);

Россия Федерациясенә яңа коронавирус йогышлы авыруы (2019-nCoV) белән авыру очраклары теркәлгән илләр территориясеннән кайткан  затлар белән бергә яшәүне раслый торган документларның электрон үрнәкләре - Россия Федерациясенә яңа коронавирус йогышлы авыруы (2019-nCoV) белән авыру очраклары теркәлгән илләр территориясеннән кайткан иминиятләштерелгән затлар белән бергә яшәүче затлар өчен.

Электрон хасталык кәгазен бирү турындагы гариза ФССның күрсәтелгән системасында теркәлмәгән башка иминләштерелгән зат исеменнән аның ризалыгы белән тапшырылырга мөмкин. Ягъни гаризаны берьюлы үзеңә һәм барлык бергә яшәүче эшләүче затлар өчен бер шәхси кабинеттан бирергә була.

 

Пособие билгеләү һәм түләү тәртибе һәм сроклары.

Федераль социаль иминият фонды гариза алынган көнне аны теркәлгән документлар белән бергә вәкаләтле медицина оешмасына тапшыра. Медицина оешмасы, мәгълүмат алынган көннән соң алдагы көннән дә соңга калмыйча, электрон хасталык кәгазен 14 календарь көнгә бирү турында карар кабул итә.

Хасталык турындагы мәгълүматлар эш бирүчегә ФСС аша киләчәк. Хезмәткәр шулай ук эш бирүчегә электрон  хасталык кәгазе номерын мөстәкыйль рәвештә хәбәр итәргә хокуклы.

Пособие ике этапта түләнә:

вакытлыча эшкә яраксызлыкның беренче 7 календарь көне өчен - эш бирүчедән вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие билгеләү һәм түләү өчен кирәкле документлар (белешмәләр) алынганнан соң бер эш көне эчендә, ләкин вакытлыча эшкә яраксызлыкның 7 нче календарь көненнән дә соңга калмыйча;

алдагы көннәр өчен - вакытлыча эшкә сәләтсезлек тәмамланганнан соң бер календарь көн эчендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International