ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2017 ел
җомга

       20 нче гыйнвар  көнне Арча районы Наласа  урта гомуми белем мәктәбе базасында ”Милли мәктәп– югары  мәктәп- әхлаклы һәм көндәшлеккә  сәләтле булган  шәхес тәрбияләү моделе” исеме астында районкүләм татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары булып узды. 

Арча муниципаль районында "Ел укытучысы бәйгесенең" "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе " номинациясе ярышлары старт алды.

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев турында Мәскәүдә әле яңа чыккан китапка укучылар энциклопедия, тарихи роман, мәктәпләрдә укырлык дәреслек, гаилә һәм нәсел, ватан турында язылган, җылы фәлсәфә җыентыгы дигән бәя бирделәр. Мин үзем әлеге китапның кайбер битләрен кабат–кабат укыдым.

Төнге 12нче яртылар узгач, Арча чиркәве ишегалдына кердем. Василиск атакай: “Сәгать 12 тулып, 10 минут киткәч, чишмәдә хач ману йоласы башланачак (крещение)”, – диде. Шунда мунча белән янәшәдә генә ишегалдында өскә чиләк белән су кою урынын да ясап куйганнар. Чишмә янына төшмичә шушында гына йоланы үтәргә килүчеләр күренде. Алар хатын–кызлар иде. Чиркәүдән ерак түгел яшәүче Сергей Харитонов та килеп җитте.

2016 елда районда балигъ булмаганнар тарафыннан 17 җинаять (шуларның өчесе авыр җинаятьләр) эшләнгән. Узган ел ул 10 гына булган. Әлеге җинаятьләрдә барлыгы 21 балигъ булмаган яшьтәге яшүсмер катнашкан. Дөрес, аларның өчесе читтән килгән, берсе Яшел Үзән, икенчесе Әтнә, өченчесе Казан шәһәренең Совет районыннан, калганнары үзебезнекеләр.

2017 елның 17 гыйнварында машина йөртергә өйрәтү осталарының Россия Чемпионаты беренче этабы төбәк сайлап алу ярышлары булды. Ярышлар А.П.Обыденков исемендәге Казан автотранспорт техникумы базасында югары һөнәри дәрәҗәдә үтте. Катнашучылар машина йөртүдә практик күнекмәләрен генә түгел, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үзләштерү буенча белемнәрен дә күрсәттеләр.

Районда күп фатирлы йортларга шәхси газ казаннарын 2007–2011 елларда куйдылар. Бездә бу эшне озакка сузмадылар. Кайбер районнарда программа әле дә дәвам итә. Халык үз фатирына шәхси газ казаннарын теләп куйдырды.

– Исәннәрмесез, туганнар! Ишекне төбенә кадәр ачып, болай да биек ишектән башын бераз гына иеп кергән Габдерәхимнең көчле тавышы бөтен өйне яңгыратты, авызын колагына кадәр җиткереп елмаюы нур сипкәндәй итте. Өстәл янында кичке аш ашап утырганнарның да йөзләре яктырып киткәндәй булды. Беренче булып Миннегөл килен телгә килде. Өстәл артыннан сикереп торып Габдерәхим янына килде дә, “үзем” диюенә карамастан, өстеннән салган киемен алып элеп куйды, юыну бүлмәсенә алып кереп китеп, кулын юганын көтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International