ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Узган ялларда рәхәтләнеп бәрәңге алдык. Көннәр дә бик матур, уңыш та искиткеч булды. Күптән мондый уңыш күргән юк иде. Арулар да кичен телең йотарлык тәмле боламык ашаганда юкка чыкты.

Беренче сентябрь алдыннан һәркем балалар бәхетенә бу көн матур булса иде, дип теләде. Бергәләп теләгән теләкләр рас килә ул. Нинди генә көн әле! Балалар, укытучылар, ата–аналар белән, гүя, табигать тә сөенә иде.

Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Матурлык һәм шатлык көне” узды. Бу мизгелләрне балаларга һәм аларның әти-әниләренә чараны оештыручылар — Арча районы буенча “Гаилә канаты астында” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зилә Мортазина һәм быел район данын яклап “Нечкәбил”дә катнашучы Раушания Закирова бүләк итте.

31 августта Иске Муй авылында мәчет ачу тантанасы булды. Бу уңайдан мәчет янәшәсендә зур бәйрәм үткәрелде. Анда авылның бар халкы – өлкәннәрдән тыш баласы–чагасы, яше–карты җыелган, читтә яшәүчеләр дә кайткан иде. Шунда ук өстәл әзерләгәннәр, казанда пылау пешә. Ничек инде шундый зур чараны бөтен авыл белән билгеләп үтмисең!

Арча үзәгендә “Арча кичләре” булды. Арчалар ул көнне Шәһәр һәм Республика көнен билгеләп үтте.

Шәхси йортларда яшәүчеләрдә еш кына шундый сорау туа – алар калдыкларны җыйган һәм утильләштергән өчен түләргә тиешләрме? Калдыклар бөтенләй булмаучылар яисә аларны йорт шартларында төрле юллар белән утильләштерүчеләр дә бар бит әле.

Ягу сезоны башланыр алдыннан мичләр, газ казаннары, төрле җайланмалар, приборлар һәм системалар тикшерелгән һәм төзәтелгән булырга тиеш. Ватык мич һәм приборларны файдалану тыела. Сезон алдыннан һәм аннан соң да кимендә ике айга бер тапкыр төтен юлларын корымнан чистартып торырга.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International