ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

23 октябрьдә Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә булды. Анда халыкара тур кысаларында Юта штаты (АКШ) "Q dup" джаз-квинтеты осталык дәресләре күрсәтте.

Соңгы елларда комбайнчы һөнәренең абруе үсә. Әлеге һөнәргә игътибар арту, заманча техника кайту, әйбәт хезмәт хакы түләү, кызыксындыру чараларының чыннан да кызыктырырлык булуы нәтиҗәсе бу. Хуҗалык җитәкчеләре дә хәзер комбайнга утырырга теләүчеләрнең артуын, кеше эзләп читкә чыгуның кирәге калмавын әйтә.

Безнең “Татмедиа” акционерлык җәмгыятеннән шундый эчтәлектәге хат килде: “Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләр берлеге күчмә утырыш үткәрә. Сезнең анда катнашуыгызны һәм бу турыда матбугат һәм электрон массакүләм чараларда язуыгызны сорыйбыз”.

Быел 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясен кабул иткәнгә 25 ел була. Без аны һәр ел бәйрәм буларак билгеләп үтәбез. Шушы уңайдан 23 октябрьдән 29 октябрьгә кадәр республика мәктәпләрендә парламент дәресләре үткәрелә.

21 октябрь көнне көзге чакырылышның беренче “карлыгачлары” хәрби бурычларын үтәргә армия сафларына китте. Тагын бер елдан туган ягыбызга исән-имин кайтып җитү насыйп булсын үзләренә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International