ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра, ди халык мәкале. Бу юлларны кәҗә хәтле дә сөт бирмәгән сигез сыер урынына, мул сөт бирә торган берне асра, дип укырга кирәк.

Хәзер авыл җыелышларында да халык алдында хисапны коры сүз белән генә тотмыйлар. Нәрсә эшләнгәне зур экраннан күрсәтелеп барыла. Урта Курса авыл җирлегендә дә шулай булды.

Сентябрьдә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы “Иң яхшы терлекчеләрнең ялын оештыру бүлмәсе”нә бәйге игълан иткән иде. Анда “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтенең Курса–Почмак сөтчелек фермасы да катнашты һәм беренче урынны яулады.

Арча сорт сынау участогы җитәкчесе Фәнис Зариповка “Россиянең атказанган сорт сынаучысы“ дигән мактаулы исем бирелүе турында хәбәр иткән идек инде.

23 декабрьдә 19 сәгатьтә “Казан су” парк зонасының икенче чиратын, 19 сәгать 15 минутта үзәк чыршыны ачу тантанасы була.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм террорчылыктан саклану максатында 2017 елның 23 декабреннән 2018 елның 13 гыйнварына кадәр Арча үзәк стадионы юнәлешендә транспорт чаралары хәрәкәте чикләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International