ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Балалар – тормышыбызның чәчәкләре, алар безнең киләчәгебез. Ел саен укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен лагерьлар, санаторийлар саны артып тора.

Район Иҗтимагый советы (җитәкчесе Ринат Һидиятов) әгъзалары Апаз авыл җирлегендә булдылар. Алар Федераль һәм республика программалары нигезендә төзелгән һәм ныклап төзекләндерелгән социаль объектларны карадылар, гаилә фермаларында булдылар, уңай күренешләрне һәм проблемаларны өйрәнделәр.

Кайберәүләрнең корылык юрауларына җавап итеп шифалы яңгырлар явып үтте. Әле менә бу атна буе яңгыр вәгъдә итәләр. Корылык яман, яңгырның бездә артыгы юк, әле бернәрсә дә югалтылмаган. Шушы яңгырлардан соң үләннәр күзгә күренеп күтәрелеп китте, сабан чәчүлекләре тагын да яшәрде.

Быел Арчада үз продукцияләрен сатарга теләгәннәр өчен уңайлыклар артты, махсус павильоннар барлыкка килде. Ачылган көненнән башлап биредә сәүдә гөрли.

Арча станциясендәге күпфункцияле үзәктә (җитәкчесе Марат Котдусов) балаларны Халыкара яклау көне уңаеннан “Һәрвакыт булсын кояш” дип исемләнгән фестиваль үткәрелде.

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан район опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре төрле сәбәпләр белән ятим һәм караучысыз калып тәрбиягә бирелгән балалар, исәптә торган гаиләләрдәге балалар өчен Арчаның үзәк стадионында бәйрәм ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International