ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2018 ел
җомга

Дәүләтнең авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгән программалары бар. Соңгы елларда районыбыз хуҗалыклары алар ярдәмендә терлек тораклары, машина–трактор парклары, остаханәләр төзәтә, силос–сенаж траншеялары төзи.

Безнең сәламәтлегебез, иминлегебез күп нәрсәгә бәйле. Моннан күп еллар элек себер түләмәсе дигән афәт районыбыз территориясендә яшәүчеләргә дә зур зыян салган. Аннан һәлак булган терлекләрне күмгән урыннар гына да күпме!

Кеше язмышы – серле сандык. Сәбәбе чыгып, аңа ачкыч тапканнан соң гына, беркемнең дә эче буш түгел икәненә ынанасың. Шушы көннәрдә генә Штерәдә яшәүче Зөһрә Галиәхмәтова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы Илшат Нуриев килгән иде. Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды.

Үткән якшәмбе Арчада мөселманнарның футбол ярышын карап үтте. Башланган өлешендә генә булырмын дигән идем, кичке сәгать 5ләр тулып китте...

Әзәк егете Шамил Күкчә Бирәзә мәктәбенә укытучы булып килә. Мөгаллим егетне кызлар яшерен генә күзәтсә, Шамил атлы егет кызларга сынап карый. Кичен клубта кызлар! Күзләп өлгер генә! Ә күңел күзе күрә, насыйбын үзе эзләп таба. Китапханәче Фазиләне дә тәүге тапкыр клубтагы “вечер” вакытында күреп ала Шамил. Кайнар мәхәббәт хисеннән озак тәэсирләнеп йөрми яшьләр, берничә айдан дөньяга гаилә туа.

“Әй, икегез, икегез, икегез дә пар килгәнсез, тигез гомер итегез”. Сания апа белән Илгизәр абый туенда ул җырны башкарганнардырмы, юкмы, әмма 50 ел тигезлектә, иңне–иңгә куеп яшәгән алар. Шушы көннәрдә генә Арчада яшәүче Сания һәм Илгизәр Касыймовларның алтын туйлары булды.

20 июньдә Иске Йорт авылында яшәүче Хәлимә Сибгатуллинага 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән котлап Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы урынбасары Радик Шәяхмәтов килде. Хәлимә Сөнгать кызына Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Дәүләт янгын күзәтчелеге район бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Раил Гыйльмуллин һәм өлкән сорау алучы Наил Бәйрәмов Арчаның үзәктәге урам базарын карадылар. Бу – базарда янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешен профилактик карау иде.

Заманында Арча ягында да дин көчле таралган. Хәер, ул заманда ислам дине мөселман кешесенең рухи терәге генә түгел, яшәү рәвеше дә булган. Татарларның тормышы шәригать кануннары буенча тәртипкә салынган, шуңа муллалар халык алдында абруй казанган.

2018 елның 1 гыйнварыннан шәхси эшмәкәрләр онлайн–контроль–касса техникасын (ККТ) сатып алу өчен тоткан күләмдә салымны киметә алалар. Аны бары тик алдан күрсәтелгән керемгә бердәм салым түләгән һәм салым салуның патент системасын (үз эшчәнлекләрендә кулланган, әлеге салымнар салынган касса техникасы буенча гына) кулланучы шәхси эшмәкәрләр эшли ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International