ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь 2018 ел.
дүшәмбе

Башкортстан Республикасы Октябрьский шәһәрендә бокс буенча "А" классының Русия спорт мастеры Тимур Габдуллин истәлегенә багышланган XV Ботенрусия ярышлары үтте.

7-9 декабрьдә " Арча» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт залында 2003-2004 елларда туган яшүсмерләр командалары арасында мини-футбол буенча 2018 елгы Татарстан Республикасы беренчелегенең финал ярышлары узды.

7-9 декабрьдә Казан шәһәренең " Бокс һәм өстәл теннисы Үзәгендә «Алтын очкын» тхэквондо буенча традицион XI Бөтенроссия турниры узды


8
декабрь 2018 ел.
шимбә

2018 нче   елның 5 нче декабрендә Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күп санлы әсәрләр авторы – М.Мәһдиевкә багышланган IV районара М.Мәһдиев укулары булып узды. Арча муниципаль районы “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе  җитәкчесе  укучыларның иҗади сәләтләрен ачуда  М.Мәһдиев укуларының зур этәргеч булуын  билгеләп үтте.  


7
декабрь 2018 ел.
җомга

Бүген Казанда ТР муниципаль хезмәткәрләренең спартакидасы кысаларында бадминтон уйнаганда Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Илгиз Гайнуллин үзен начар хис итә. Ярышларда дежур торучы «ашыгыч ярдәм» бригадасы аны республика клиник хастаханәсенә алып китә. Йөрәк-кан тамырлары системасында тайпылышлар булу сәбәпле, ашыгыч рәвештә операция ясарга уйлыйлар, тик өлгермиләр…

Илгиз Гайнуллинга шушы айда 53 яшь туласы иде…

Урыны оҗмахта булсын. Якыннарына авыр кайгыны күтәрергә Аллаһы Тәгалә сабырлык, сәламәтлек бирсен.

Илгиз Ильяс улы озак еллар бөек якташыбыз Габдулла Тукай туган Кушлавыч авылында мәктәп директоры булып эшләде. Бу елларда ул төрле каршылыкларга карамастан, авылда мәктәпне саклап калу өчен зур көч куйды. Соңгы елны ул Утар Аты авыл җирлеген җитәкләде. Монда да  халыкның ихтирамын яулап, кешеләр белән аңлашып, күп мәсьәләләрне уңай хәл итә алды. Җитәкчеләр дә аны хөрмәт итәләр иде. Район халкы исеменнән туганнарының, тормыш иптәше Суфия ханымның, кызларының, кияүләренең тирән кайгысын уртаклашабыз.. Урының җәннәт түрләрендә булсын…

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зөлфәт Шәрәфетдинов: “Авыл халкы өчен куанычлы хәбәр бар, кечкенә фермалар төзү өчен 120 мең сум урынына – 200, 200 мең сум урынына 400 мең сум акча бирә башлыйлар”, – диде.

Гомумән, дәүләтнең соңгы елларда авылларны саклап калу юнәлешендәге иң әйбәт программаларының берсе бу. Безнең районда кечкенә фермалар төзү өчен 138 кеше 20 млн. 780 мең сум акча алган инде.

– Теләүчеләр тагын бар әле, – ди Зөлфәт Зөфәр улы. – Хәзер 200 мең сум алу өчен сыерларны – 3, 400 мең сум алу өчен 5 башка арттырырга кирәк булачак. Кечкенә фермалар төзү буенча Апаз (18), Урта Курса (13), Яңа Кенәр, Иске Кырлай (11әр) авыл җирлекләре аеруча активлык күрсәтә. Арча шәһәре муниципаль берәмлегенә кергән авылларда да 6 ферма төзелде. Шуларның берсе Айван авылында быел сафка керде.

Айван авылында бик тырыш, заман үзгәрешләре алдында каушап калмаган, тәвәккәл кешеләр яши. Без алар турында язгалап торабыз. Ә менә Таһир Вәлиев хуҗалыгында беренче булуыбыз. Ул безгә яңа төзелгән фермасын күрсәтеп йөрде. Җыйнак, заманча җиһазландырылган торак, терлекләр өчен дә эшләү өчен дә уңай.

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Арча үзәк китапханәсендә түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды.

Районның төрле ведомство (мәгариф һәм мәдәният идарәләре, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, Пенсия фонды, район үзәк хастаханәсе, социаль иминият фонды, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе, халыкны социаль яклау бүлеге, Мәрхәмәтлек үзәге, ветераннар һәм пенсионерлар оешмалары һәм башкалар) җитәкчеләре, вәкилләре белән аралашу максатында мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар чакырылды.

Әңгәмәдәш – районара суд приставлары бүлеге җитәкчесе Алмаз Лотфуллин.

– Алмаз Камилевич, алимент түләмәүчеләрнең бирәчәге миллионнарча сумнарга җыелганын беләбез. Районда алар күпме?

– Районда алимент түләмәүчеләр 160 кеше. Шуның 18е хатын-кызлар (6сы декрет ялында).

– Сәбәбен ничек аңлаталар?

– Эш юк, диләр. Кайберләре урнашса да, эчеп, эштән куылалар. Күпләр рәсми рәвештә теркәлмичә төзелештә шабашкада йөриләр. Кайберләре юкка чыга. Исемлектә шундый 21 кеше бар. Пропискада Арча районында торалар, ә кайда икәнлекләре билгесез.

– Өйләнешәләр икән инде, гаилә, балалар өчен җаваплылык та булырга тиеш. Ахырын уйлап бетермиләр. Алимент түлиселәре килми. Алимент акчасы ничек исәпләнә?

Узган ел янгыннарда кеше үлеме булмады, дип сөенгән идек. Кызганыч, быел өч кешенең гомере өзелде. Икесе янган өйдән чыкканнан соң, нәрсәдер алырга кире кереп китеп, яңадан чыкмады... Ә берсе, ялгыз яшәгән хезмәт ветераны, янган өйдә харап булды. Газга пешерергә, әллә кайнатырга нәрсәдер куеп, онытыпмы, йоклап китепме – шуннан янгын чыккан, диделәр. Сүзебез дога булып барып ирешсен...

– Берәү дә фаҗигане үз башына килер, дип уйламый, – дип сөйли Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сафин. – Кайчаннан бирле өегезгә янгынны белгертүче җайланма алып куегыз, дип сөйлибез, язабыз, әле ул һаман да күпләрдә юк. Югыйсә, янгынны белгертүче җайланмалар аркасында республикада күпме янгыннар булмый, кеше гомерләре  өзелми калды. Ул приборны ВДПОдан алып була, бәлки “Энергосервис” ширкәте “Нур” кибетендә дә бардыр.

– Рөстәм Роальдович, янгыннар булмасын өчен халыкка нинди аңлату эшләре алып барасыз?

“Ихлас” мөмкинлекләре чикле яшьләр оешмасы үзенең эшен башлап җибәрде. Оешма активистлары Рамил Шәрәфетдинов, Гүзәл Абдуллина, Илфир Шәйдуллин, Раил Кәримов, Ранис Сәгъдуллин, Айрат Низамов Урта Бирәзә клубында  авыл яшьләре белән очрашты.

Түгәрәк өстәл артында аралашу үзара танышудан башланып китте. Әлеге оешманың җитәкчесе, шулай ук кунаклар арасында бердәнбер кыз буларак та, Гүзәл Абдуллина инициативаны үз кулына алды.

– Миңа 25 яшь. 9нчы сыйныф белән параллель рәвештә көллияттә читтән торып, шул ук вакытта кичләрен мәдрәсәдә укыдым. Көллиятне тәмамлаганнан  соң  институтта юриспруденция буенча укуымны дәвам иттем. Мин хәзер 5 курста, дип-лом язарга әзерләнәм. 5легә тапшырырмын дип уйлыйм. Аннан төрле бәйгеләрдә катнашам. Төмәндә, Чабаксарда мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында матурлык бәйгесендә призлы урыннар алдым, – диде ул. – Моннан тыш, мин массаж, хиҗама (начар канны чистарту, сөлек салдыруның альтернативасы) ясыйм, машина йөртүче правасы алырга укыйм. Хыялым – диплом алгач Казанның Вахитов районындагы тикшерү бүлегенә эшкә урнашу. Күргәнегезчә, һәр нәрсә кешенең үзеннән тора. Авырганнар да төшенкелеккә бирелеп эчә дә, бернинди киртәләргә карамыйча тормышын уңай якка да көйли ала. Сау-сәламәт кеше өчен дә түбән тәгәрәргә күп кирәк түгел. Тормышны яратыгыз, эчү, тарту, наркотиклар куллану кебек начар гадәтләргә бирешмәгез, яшим дип яшәгез, уңышларга ирешегез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования Яндекс.Метрика