Решение от 01.07.2019 №86 "Об утверждении Положения о проведении мониторинга изменений законодательства и муниципальных нормативных правовых актов органов местного самоуправления Наласинского сельского поселения Арского муниципального района "

Арча муниципаль районы Наласа авыл җирлеге җирле үзидарә органнары законнарына һәм муниципаль норматив хокукый актларына үзгәрешләр кертү мониторингы үткәрү турында Нигезләмә раслау турында

 

 

Арча муниципаль районы Наласа авыл җирлеге җирле үзидарә органнары тарафыннан кабул ителгән (бастырылган) законнарга һәм муниципаль норматив хокукый актларга үзгәрешләр кертү мониторингы үткәрү буенча Арча муниципаль районы Наласа авыл җирлеге җирле үзидарә органнары эшчәнлеген камилләштерү максатында, Арча муниципаль районы Наласа авыл җирлеге Уставына таянып, Арча муниципаль районы Наласа авыл җирлеге Советы карар чыгарды:

 1. Арча муниципаль районы Наласа авыл җирлеге җирле үзидарә органнары законнарына һәм муниципаль норматив хокукый актларына үзгәрешләр кертү мониторингы үткәрү турында бирелгән Нигезләмәне расларга.

2. Арча муниципаль районы Наласа авыл җирлеге җирле үзидарә органнарына:

үз нормаларын чыгару эшчәнлегендә әлеге Карарның 1 нче пункты белән расланган Нигезләмәгә таянып эш итәргә;

әлеге Нигезләмә үтәлеше өчен җаваплы кешеләрне билгеләргә;

җаваплы итеп билгеләнгән муниципаль хезмәткәрләрнең вазыйфаи күрсәтмәләренә тиешле үзгәрешләр кертергә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Наласа  авыл җирлеге Уставында билгеләнгән тәртиптә халыкка җиткерергә, шулай ук Интернет мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.

5. Әлеге карар аны рәсми рәвештә бастырганнан соң ун көн үткәч үз көченә керә.

Наласа авыл  җирлеге башлыгы                                         И.Р.Шакирова       

doc
Скачать текст
DOC, 86.0 Кб

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International