Постановление от 22.11.2018 №32 "О Порядке сбора средств самообложения граждан в муниципальном образовании «Среднекорсинское сельское поселение»"

Россия Федерациясе Бюджет кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федраль закон, «Җирле референдум турында» 2004 елның 24 мартындагы 23-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, “Урта Курса авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге уставы белән, җирле референдумда кабул ителгән  2018 елның 19 нче нояберендәге 211  нчы (нче) номерлы карарны гамәлгә ашыру максатыннан, Урта Курса авыл җирлеге башкарма комитеты карар бирә:

1. “Урта Курса авыл җирлеге” муниципаль берәмлегендә гражданнарының үзара салым акчаларын җыюның әлеге тәртибен расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокурый мәгълумат рәсми порталында бастырып чыгарырга, Арча муниципаль районы рәсми сайтында һәм Урта Курса авылы, Тукай урамы, 21, Югары Курса авылы, Мәктәп урамы, 16а, Урта Курса авылы, Сәйдәш урамы, 8 адреслары буенча халыкның күпләп җыелу урыннарындагы мәгълүмат такталарына урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үзем артыннан калдырам

 

Җирлек башлыгы                                                                Р.Р. Вафина

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Урта Курса авыл җирлеге башкарма комитетының 2018 елның 22 нче нояберендәге

32 нче номерлы карарына 1 нче кушымта

 

 

“Урта Курса авыл җирлеге” муниципаль берәмлегендә гражданнарының үзара салым акчаларын җыю тәртибе

 

 

1. Әлеге тәртип “Урта Курса авыл җирлеге” муниципаль берәмлегендә гражданнарының үзара салым акчаларын җыю кагыйдәләрен билгели.

2. Үзара салым акчасы 18 яшькә җиткән һәм Урта Курса авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге территориясендә теркәлгән гражданнар тарафыннан, җирле референдумда катнашу-катнашмауга, тавыш бирү барышында белдергән мөнәсәбәтләренә бәйсез рәвештә 2019 елның 21нчы февраленә кадәр түләнә.

3. Гражданнарның аерым категорияләре өчен:

а) көндезге формада белем алучы студентлар,

б) балачактан инвалидлар,

в) 90 яшьтән өлкән гражданнар,түләү күләме җирле референдум карарында билгеләнгән сумманың 50 (илле) процентын тәшкил итә.

4. Түбәндәге игътибарга лаеклы сәбәпләр булганда:

а) гаилә әгъзасының (эти-энисе, тормыш иптәше, балалары) үлеме,

б) янгыннан һәм бәлә-казадан зыян күрү,

өч айдан артык булмаган вакытка, түләү кертүне кичектереп тору рөхсәт ителергә мөмкин.

5. Бер тапкыр түләнә торган түләүне башкару турындагы белдерү кәгазе бланкы гражданнар игътибарына Татарстан Республикасы хокурый мәгълумат рәсми порталында бастырып чыгару, Арча муниципаль районы рәсми сайтында һәм Урта Курса авылы, Тукай урамы, 21, Югары Курса авылы, Мәктәп урамы, 16а, Урта Курса авылы, Сәйдәш урамы, 8 адреслары буенча халыкның күпләп җыелу урыннарындагы мәгълүмат такталарына урнаштыру, шулай ук имза куйдырып шәхсән тапшыру яки почта элемтәсе аша халыкка җиткерелә.

Белдерү кәгазе үз эченә гражданнарның үзара салым акчаларын түләү реквизитларын, бер тапкыр түләнә торган акчаның тулысынча яки киметелгән күләмдәге суммасын, түләү вакытын алырга тиеш.

6. Гражданнардан алынган үзара салым акчалары “Урта Курса авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге шәхси хисабына күчерелә.

7. Гражданнар тарафыннан түләүләр акчаларны физик затлар теләге буенча исәп-хисапларны гамәлгә ашыруга һәм почта аша күчерүгә хокуклы оешмалар, Урта Курса авыл җирлеге башкарма комитеты кассасы, https://uslugi.tatarstan.ru/ сылтамасы буенча Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша башкарыла.

8. Түләү квитанциясе, чек-ордер, түләү фактын раслаган башка документлар түләү фактын раслау булып торалар.

9. Билгеләнгән вакытта күчерелмәгән үзара салым акчалары закон тарафыннан билгеләнгән тәртиптә түләттерелә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 “Урта Курса авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге башкарма комитетының 2018 елның нояберендәге

 № 32лы карарына 2 нче кушымта

 

Урта Курса авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге

 бюджетына үзара салым буенча бер тапкыр түләнә торган түләү кертү турында

БЕЛДЕРҮ КӘГАЗЕ № ______

 

Түләүченең Ф.И.Ә.И. __________________________________________________________________

Адресы:___________________________________________________________

Нигезләмә:_________________________________________________________

Сезгә _______________________ кадәрге вакыт эчендә ______________________________________ чараны гамәлгә ашыру буенча _____________ сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган түләүне түбәндәге реквизитларга күчерергә кирәк:

Кабул итүче як банкы БИК ___________________________________________

Сч. № _________________________________________________________

Кабул итеп алучы  Сч. № ____________________________________________

ИНН ________________________________________

КПП ________________________________________

КБК _______________ОКАТО __________________

Түләүнең билгеләнеше_______________________________________________

Җитәкче _________________ _________________________________________

М.У.                    (имза)                           (тулысынча язылыш)

 

 - - - - - - - - - - - - - - - - - - - - -  - -  кисеп алу сызыгы  - - - - - - - - - - - - - - - - - -

 

“Урта Курса авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге бюджетына үзара салым буенча бер тапкыр түләнә торган түләүне  ________________ сум күләмендә түләү турында № ________ белдерү кәгазе.

Түләүченең Ф.И.Ә.И. __________________________________________________________________

Адресы:___________________________________________________________

Кабул ителде  «__» ___________ 20__ ел. ______________________________

(түләүченең имзасы/ фамилиясе)

Искәрмә. Белдерү кәгазе түләүчегә шәхсән тапшырылган очракта, түләү кәгазе өлеше (отрывной корешок) тутырыла һәм Урта Курса авыл җирлеге башкарма комитетында кала.

doc
Скачать текст
DOC, 68.0 Кб

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International