Әхмәтҗанов Әдһәм Хәйбулла улы

Әхмәтҗанов Әдһәм Хәйбулла улы 1922 елның 15 августында туган. Ул 14 яшендә эшли башлый, хезмәт сөючән була, белем алырга хыяллана. Әмма хыяллары тормышка ашмый кала – Бөек Ватан сугышы башлана. 1942 елның февралендә Әдһәмне армиягә алалар һәм Башкортстанда оешкан частькә укырга җибәрәләр. Бер айдан соң Сталинград фронтына озаталар. Иделдәге шәһәр бирешми, һәр урамда каты сугышлар бара. Әдһәм биредә декабрь ахырына кадәр сугыша. Контрһөҗүм 1942 елның 19 ноябрендә башлана һәм биш көннән Көньяк-Көнбатыш һәм Сталинград фронтларының алдынгы өлешләре 330 меңнән артык немец солдатын һәм офицерын чолгап ала. Совет сугышчыларының, шул исәптән солдат Әхмәтҗановның батырлыгы һәм ныклыгы аркасында совет командованиесе Сталинградны фашистлардан азат итүгә ирешә. Бу сугышларда Әдһәм Хәйбулла улы авыр яралана һәм госпитальгә озатыла. Ул 1943 елның мартына кадәр госпитальдә ята. Аннан соң яңадан фронтка китә. Бу юлы  Үзәк фронтка җибәрәләр. Ул тарихка Бөек танк сугышы дип кереп калган Курск сугышында  катнаша. Әдһәм Хәйбулла улы сугышчан иптәшләре  белән берьюлы 2 - 3 «тел» алып кайтулары турында сөйли.  1943 елның 5 июлендә вермахт Курск дугасына килеп җитә, әмма Совет Армиясе каршылыгына килеп төртелә. Ә җиде көннән безнең сугышчылар фронт буйлап ике мең километрга сузылган һөҗүмгә ташлана. Стратегик өстенлек совет командованиесе кулына күчә, шул рәвешле сугыш барышында төп борылыш башлана.

       1943 елның ноябрендә совет гаскәрләре  Днепрны кичәләр, аннары Украина башкаласы Киевка җитәләр. Припять шәһәрендә ул бик каты яралана.

       1944 елның 1 гыйнварында Әдһәм абый, авыр яраланудан соң кулсыз калып, өенә кайтып керә.

      Тыныч тормышта хыялын тормышка ашыра  - белем ала. Лаеклы ялга чыкканчы бухгалтер булып эшли, ревизия комиссиясе рәисе була.

      Бүгенге көндә Әдһәм Хәйбулла улы балалары, оныклары янәшәсендә кадерле кеше булып гомер кичерә.

Соңгы яңарту: 2020 елның 8 апреле, 08:57

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International