Галиев Мәсхут Әхмәтгали улы

Галиев Мәсхут Әхмәтгали улы 1923 елның 29 декабрендә Арча районы Түбән Оры авылында колхозчы гаиләсендә туган. 10 сыйныфны бетерергә өлгерми кала, 1941 елның декабрендә  сугышка алына. Артиллерия полкына эләгә. Энгельс шәһәрендә артиллерия училищесын тәмамлый, кече лейтенант званиесы бирелә.

      Калининград, Великие Луки, Ржев, Белый Холм, Познань, Варшава шәһәрләре өчен сугышларда катнаша. Күп тапкырлар яралана. Сугышны Германиядә тәмамлый. Сугыш беткәч, Германиядә оккупация гәскәрләре составында хезмәт итә. Туган авылына 1948 елның декабрендә кайта.

      Сугыштан соңгы елларда Кызыл Яр авылында укыта. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый.

 

Ветеран истәлекләреннән:     

      1944 елны Пермьнән пушкалар алып кайтырга туры килде. Арча аркылы узасын белгәч, мин авылга телеграмма салдым.  Әтием белән әнием 40 чакрымнан артык җәяүләп станциягә килгәннәр. Поезд туктап торган арада тиз генә очрашып, сөйләшеп алдык.

      Сугышны Германиядә тәмамладым, Эльбада  Америка солдатлары белән очрашуда катнаштым. Берлин урамнарыннан әсир төшкән немецларны зур-зур колонналар белән тылга озаталар иде. Шулай итеп, 2 май көнне совет гаскәрләре Берлинны алды. Ату тавышлары ике көн буе яңгырап торды. Җимерелгән йортларның исәбе-хисабы юк иде. Без үзебезнең полкка кайттык. Йә Ходай, үзем белән бергә хезмәт иткән бер солдат та юк. Отделение командиры Одер янында барган сугышларда һәлак булды. Взвод командиры ярдәмчесе, рота, батальон командирлары Берлинны алганда башларын салды.

       Ниһаят, ул көтелгән көн килде... Күпме шатлык-куаныч, күз яшләре  һәм сагыш алып килде ул көн! Никадәр кеше гомеренә бәрабәр булды ул Җиңү!  Бу көн Туган илебез тарихына Җиңү бәйрәме  булып кереп калды.  Мондый сугышны, дәхшәтне башкача күрмәсен иде кешеләр җир йөзендә.

       Минем шәхси архивта сугышта бирелгән Рәхмәт хатлары саклана. Алар 1945 нче елның 16,17 гыйнварында Висла ярында һәм Варшаваны алуда күрсәткән батырлыклар өчен бирелде. Сугыш беткәч, Германиянең Магдебург шәһәрендә офицерлар өчен тантаналы  кичә булды. Мин дивизия командирының Мактау кәгазе белән бүләкләндем.

    Сугыштан кайткач, пенсиягә чыкканчы мәктәптә математика укыттым.

Соңгы яңарту: 2020 елның 8 апреле, 09:07

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International