Хәбибуллин Исхак Хәбибулла улы

1924 елның 13 гыйнварында Саба районының Сатыш авылында күпбалалы колхозчы гаиләсендә туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Исхак туган авылында эшли.

       Германия фашистларының Советлар Союзына һөҗүм итүе турындагы хәбәр Исхакка кырда тракторда эшләгәндә килеп ирешә. Аңа ул вакытта унсигезенче яшь була. 1942 елның августында фронтка китә.    Хезмәт итәргә артиллерия полкына эләгә. 1942 елның августыннан ноябрьгә кадәр Балтыйк буе юнәлешендә 473нче артиллерия полкында (Ленинград) хезмәт итә. Соңрак танк дивизиясенә билгелиләр, 1942 елның ноябреннән 1943 елның февраленә кадәр шунда хезмәт итә. 1943 елның февраленнән Исхак Хәбибулла улы Ладога күле янында Ленинград фронтының 10 нчы дивизиясенең 30 нчы артиллерия полкында наводчик була. Бөек Җиңүне Латвия урманнарында каршылый. Туган якка 1947 елда кайта.

        Исхак Хәбибулла улының күкрәген «Батырлык өчен», «Сугышчан казанышлары өчен», «Ленинградны саклаган өчен» һәм юбилей медальләре бизи.

        Хәбибуллин Исхак Хәбибулла улы  районда хөрмәтле кеше. Ул фронтта  батырлыклар күрсәткән кебек,  тыныч тормышта да үзенә йөкләнгән теләсә нинди вазыйфаны  намус белән башкарып гомер иткән.

          

Соңгы яңарту: 2020 елның 8 апреле, 09:33

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International