ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2014 ел
чәршәмбе
27 июльдә барлык мөселманнар өчен изге ай —Рамазан ае тәмамланды. 28 июльдә барлык мәчетләрдә бәйрәм намазлары укылды. Арча шәһәрендә, авылларда быел гает намазларында кеше аеруча күп иде.
Ташкичү авыл җирлегендә ягу сезонына әзерлек, торак пунктларның, территорияләрнең төзеклегенә багышланган киңәшмә узды. Авыл җирлекләре башлыклары, район мәгариф, мәдәният идарәләре, сәламәтлек саклау өлкәсе вәкилләре өчен урындагы хәлне күреп, таләпләрне белеп кайту, үзләрендәге кимчелекләрне бетерү максатында оештырылды әлеге күчмә киңәшмә.
Чәчәкләрне күңел көзгесе, диләр. Алар искиткеч зур көчкә ия. Игътибар итеп караганыгыз бармы, яратканың яки якының чәчәк бүләк итсә, төшенкелеккә бирелгән чагың булса да, йөзең яктырып китә, күзләреңә кадәр елмая башлый. Ә җәен бакчада үзеңне чәчәкләр дөньясында итеп тоясың.
Иске Ашыт халык театры быел яз Илгиз Зәйниевнең “Әни, менә сиңа килен...нәр!!!” комедиясен сәхнәләштереп, авылдашларына берничә тапкыр күрсәткәннән соң, аны күрше–тирә авыл халкы да күрү бәхетенә иреште.
Узган шимбәдә видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 ел уңышын җыйнап алу өчен барлык ресурсларны тупларга кушты. “Без һәр килограмм ашлыкны җыйнап алырга тиеш”, — диде ул.
“Татарстан” ширкәтеннән Фәрид Хөснетдинов, Рамил Хөснетдинов “Акрос” комбайннары белән 562–522 центнер ашлык суктырдылар.
“Игенче” ширкәтеннән Хәлим Вилданов “Челенджер” комбайны белән 500 гектардагы шепкәнне теземнәргә салды.
Узган атна ахырында Татарстан мәктәпләрендә укучы балаларны тулы бер поезд Анапага алып китте
16 июльдән 20сенә кадәр Биләрдә палаткалы лагерь буларак Студентларның беренче белем форумы узды
2014 елның 1 гыйнварыннан пенсия җыелмаларын туплау өлешендә мәҗбүри пенсия иминияте буенча иминиятләүчене (дәүләтнеке булмаган пенсия фонды һәм идарәче компания) сайлау тәртибе үзгәрде. Бу хакта тулырак мәгълүмат алу өчен без Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллинага мөрәҗәгать иттек.

25
июль, 2014 ел
җомга
Кыр эшләренә беренчеләрдән булып, гадәттә, “Татарстан” ширкәте керешә. Арыш урырга да иң алдан алар чыкты. Сынап карау өчен 15 гектарда урганнар иде. Менә шушы мәйданнарны суктырып та алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International