ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

20 декабрьдә Арчадагы “Ладья” шахмат клубында районның иң көчле шашкачысы исеменә турнир үткәрелде.

31 декабрьгә кадәр “Кар чанасы — 2015” дип аталган профилактик операция уздырыла. Бу юкка гына түгел, чөнки кар чаналары билгеләнгән срокта исәпкә куелмый, техник карау уздырылмый.

21 ноябрьдә Алабуга районында 80 яшьлек авыл кешесен хастаханәгә салалар. Табиблар анда себер түләмәсе авыруы билгеләре бар, дип шикләнәләр. Бәхеткә, алдан куйган диагноз расланмый.

26 декабрьдә Галактионов урамында (“Эссен” кибете янында) Яңа ел бәйрәменә багышланган ярминкә була. Сәгать 7дә башлана.


18
декабрь, 2015 ел
җомга

17 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районында булды. Аны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.

Үзара салым акчаларының дүрт тапкыр артып кайтуы авыллар өчен күктән төшкән бәхет кебек инде ул. Аның файдасын аңлап алган авылларда салым суммасын да шактый арттырдылар.

Геройлар көне Арчаның 1нче мәктәбендә тантаналы рәвештә билгеләп үтелде. Аны “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлекчәсе, Арча тарих-этнография музее, 1нче мәктәп оештырды. Очрашуга Яңа Кенәрдән Социалистик Хезмәт Герое Стелла Габдрахманова килгән иде.

Без “Җидегән чишмә” халык театрын ни өчен яратабыз? Чөнки анда без белгән таныш үзешчәннәр уйный. Һәм оста уйныйлар! Алар: хезмәттәшебез Гөлсинә Зәкиева, Харис Сафин, Илдус Хәбибуллин, Рөстәм Закирҗанов, Резедә Гарифуллина...

Татар илендә яшисең икән, татарча да яхшы бел, русча да сөйләш. Аеруча балалар бакчаларында эшләүче рус милләтеннән булган тәрбиячеләргә кагыла дисәк тә була моны. Чөнки туган телне өйрәнү, аңа мәхәббәт тәрбияләү шуннан башлана. Арча педагогика көллияте каршында эшләп килүче милли кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге нәкъ менә рус милләтеннән булган тәрбиячеләрне татар теленә өйрәтү белән шөгыльләнә.

Арча район башкарма комитеты “Кыш — 2015–2016” Яңа ел бәйрәм чараларын әзерләү һәм үткәрү планын раслады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International