Геройларыбыз бүген ничек яши? Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов үзебезнең районда яшәгән геройлар янына баруны оештырды.
Хөкүмәтебез тарафыннан мөмкинлекләре чикләнгәннәргә карата игътибар көннән-көн арта. Һәр ел декабрь башында инвалидлар ункөнлеге үткәрү дә шуның бер билгесе. Юк, бу шушы көннәрдә генә алар турында искә алалар дигән сүз түгел. Бу ункөнлектә алар өчен төрле чаралар оештырыла, халык арасына чыгарга, район җитәкчеләре белән очрашырга, аралашырга, күңел ачу чараларында катнашырга аеруча зур мөмкинлекләр тудырыла.
15 декабрь көнне Арча почта бүлекчәсендә Әбүнәчеләр көне үткәрелде. Анда республика газеталары хезмәткәрләре дә катнашты. Аларның үз газеталарына язылучыларга бүләкләре дә бар иде. Иң беренче булып почта бүлекчәсенә Арчадан Чишмә урамы 1нче йорт, 1нче фатирда яшәүче Фирая Гыйлаҗиева килгән
Эш урынында бәхетсезлек очраклары булмасын өчен районда хезмәтне саклау буенча координацион советның утырышлары булып тора. Үткән пәнҗешәмбедә тагын җыелдылар. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесенең инвестицияләр буенча урынбасары Олег Спичкин алып барды. Анда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы төзелеш комплексы бүлегенең әйдәп баручы консультанты Рафаэль Зиннуров һ.б. катнашты.
Арча районының балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Лилия Завялованы җиңүе белән котлыйбыз. Ул, “Татарстан Республикасының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” бәйгесендә катнашып, “Балачакны яклау” номинациясе җиңүчесе булды.
Дәүләт Советында үткән тантаналы чарада республика районнарыннан килгән 32 балага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин паспортлар тапшырды.
Россиянең куркынычсызлык федераль хезмәте чик буе сагы институтына 2016 елга студентлар җыя. Мәгълүматларны 89050227761 телефоны аша алырга була.
Сабада Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында мунципаль хезмәткәрләр арасында мини-футбол буенча ярышлар булды. Арча районы командасы дүртенче урынны алды.
Яшел Үзәндә балалар һәм яшүсмерләр иҗатының “Йолдызлы карусель” икенче Бөтенроссия бәйгесе булды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә катнашты. Камил Носратов (гитара) беренче дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды.
Казанда балалар һәм яшүсмерләр иҗатының “Алтын лира” беренче Халыкара фестиваль-бәйгесе узды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясады. Илдус Гайнетдинов (гитара) икенче дәрәҗә лауреат исемен яулады. Диләрә Әхмәдиева (фортепиано) һәм Сусанна Фәйзрахманова (гитара) беренче дәрәҗә дипломант булдылар.