ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2014 ел
җомга
Район Иҗтимагый советы күчмә утырышының чираттагысы Яңа Кенәр авыл җирлегендә узды. Көнкүрештәге социаль мәсьәләләрне хәл итүдә контрольне көчәйтү максатыннан оештырыла алар. Эшче төркемнең бурычы — фельдшер–акушерлык пунктларының (ФАП) халыкка хезмәт күрсәтүе, башка социаль объектлар һәм мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге белән танышу, халыкның фикерен белү иде.
Наркотик матдәләр белән бәйле гамәлләр өчен закон буенча каты җәза бирелсә дә, моның белән һаман да шөгыльләнәләр.
Кукмарада “Ел хатын–кызы. Ел ир–аты: хатын–кыз карашы” республика бәйгесенең зона этабы булды. Анда безнең районнан 6 кеше катнашты.
Ерыклы авылында инде биш–алты ел сабый бала тавышы ишетелгәне юк. Балалар булмаганлыктан, мәктәпне ябып куйганнар. Авылны коткарып калу өчен егетләргә кызлар табып, туйлар үткәрергә кирәк. Мәстүрә апа шул ниятен тормышка ашыру өчен Казанга барып 4 матур кызны сайлап, Ерыклыга концерт куярга чакыра. “Коткарыгыз егетләрне!”— дип бар борчуларын кушып сөрән сала.
— Мин пенсиянең тупланма өлешенә дәүләтнең өстәп түләү Программасына 2009 елда гариза язып кергән идем. Әмма үземнең пенсия исәбенә бер тиен дә акча күчермәдем. Узган елның октябреннән бу прог-раммага кереп булмасын беләм. Мин бу Программадан төшеп калдыммы, әллә акча күчерә аламмы? Программага керүчеләр күпме? Шул турыда тулырак аңлатсагыз иде, — дип шалтыраттылар редакциягә.
Шулай, бу дөньяда 44 ел бер көн калмый яшәгән чор-дәвердә тагын бер кат үземнең “унсигеземә” кайтам да, Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп йөргән мизгелләрне хәтергә алам. Күңелле дә, мәшәкатьле дә, мавыктыргыч та, җаваплы да, моңсу да, шатлыклы да көннәре белән сизелми дә узган бит алар!
2013 елда район судына 87 җинаять, 1223 гражданлык һәм 156 административ эш керде. Хөкем ителгәннәрнең 2012 елга караганда азрак булуы уңай күренеш. 2012 елда 107 кеше хөкем ителсә, 2013 елда — 95. Шуның 22се ирегеннән мәхрүм ителде.
Маһирауза апа Мифтахетдинова ишектән үк елмаеп каршы алды, аркамнан сыйпап, түргә чакырды. Йомшак диванга кара–каршы утырып сүз башлау белән әңгәмәдәшемнән күземне алмадым. Аның һәр сүзне, җөмләне дөрес һәм төгәл итеп, бөтен нечкәлекләренә туры китереп бәйнә–бәйнә сөйләве сокландырды. Заманында күпме авырлыклар кичерүен вакыты–вакыты белән моңсуланып китүеннән, хатын–кызга гына хас сабырлык белән күз яшьләрен тыеп калуыннан ук сизеп була.
Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән беррәттән дошманны җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән, авырлыклар алдында тез чүкмичә, фронт өчен бар көчләрен куйган тыл каһарманнары алдында баш иябез, аларның батырлыклары турындагы хатирәләрне күз карасыдай сакларга, яшь буынга үзебез белгәнне сөйләргә тырышабыз. Бүгенге героем — Бибикамал Хәсәнова турында әнисенең каһәрле ачы язмышы өчен әрнеп яшәүче улы Айдар бәян итте.
“Газиз Арчам! Даның зурдыр, юлың туры, сиңа багышлана ул–кызларың жыры!” дигән девиз белән үткән концертлар кызганнан–кыза, үзешчәннәребез остара бара. Узган атнада сәнгать мәктәбе һәм педагогика көллияте коллективлары чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International