ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2014 ел
җомга
Шәһәр мәктәпләре арасында Арчаның 5нче гимназиясе икенче урында
“Гаилә һәм мәктәп” журналы (элеккеге “Мәгърифәт” газетасы), язылучылары арасында бәйге игълан итеп, төбәкләр буенча рейтинг уздырган. Рейтинг нәтиҗәләре буенча шәһәр мәктәпләре арасында икенче урынны Арчаның 5нче гимназиясе алган. Узган атнада гимназия коллективы журналның махсус кубогын кабул итеп алды. “Киләчәктә дә элемтәләр өзелмичә, бергә аралашып яшәрбез дип өметләнәбез”, — ди редактор урынбасары Хәмзә Бәдретдинов.

26
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән ветераннарыбыз көннән–көн кими. Ташкичү авылында яшәүче Миңһаҗ абый Җәләев белән 25 гыйнварда, 90 яше тулган көндә очрашкан идек. Озак гомере калмаган булган инде, бездән соң бер атнадан китеп тә барган. Колагы бик ишетеп бетермәсә дә, ярыйсы күренә иде әле. “Соңгы вакытта шактый биреште”, — дигән иде бергә яшәүче улы Данил.
Әле күптән түгел генә булган Арча үзәк мәчете мөхтәсибәтенең чираттагы җыелышында имамнар арасында бәйгеләр оештыру турында сүз барган иде. 20 февральдә шәһәр һәм авыл мәчетләреннән 20 имам осталыкларын сынап карарга җыелды.
Район үзәк хастаханәсендә Ачык ишекләр көне үткәрелде. Аны медиклар икенче елын оештыра. Шул уңайдан башка оешмалар белән дә кызыксындым.
Соңгы вакытта алдау юлы белән кешедән акча алу очраклары күбәеп киткән. Бу турыда Арча эчке эшләр бүлеге хәбәр итте.
2013 елда Арча районында 252 җинаять эше теркәлде, 2012 елда бу сан 254 иде. Ясалган җинаятьләрнең 40ы (2012 елда — 32) авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр исәбенә керә. Күргәнебезчә, мондый җинаятьләр 20 процентка артты. Тикшерелгән авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең саны 93,9 процент тәшкил итә. (2012 елда 88,9 процент шундый категорияле эшләр тикшерелде).

24
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
19 февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының киңәйтелгән утырышы узды. Анда 2013 елда Татарстан агросәнәгать комплексын үстерү йомгаклары һәм 2014 елда авыл хуҗалыгында җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрү юллары турында зур сөйләшү булды. Утырышта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Казан шәһәренең “Динамо” спорткомплексында Ватанны саклаучылар көне һәм совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тулуга багышланган оборона–массакүләм эш айлыгы кысаларында кышкы полиатлон буенча ярышлар уздырылды. Күбебезгә таныш булмаган бу ярыш төре чаңгыда узышу, мылтыктан ату, турникта тартылудан тора.
Узган атнада район Мәдәният йорты сәхнәсендә “Газиз Арчам! Даның зурдыр, юлың туры, сиңа багышлана ул–кызларың җыры!” дигән исем астында Арчаның беренче һәм икенче мәктәпләре коллективлары чыгыш ясады.
Арча үзәк мәчетендә мөхтәсибәтнең чираттагы җыены булды.
—Гыйнварда үткәрелгән бәйгеләр бик уңышлы узды. Киләчәктә балалар, укытучылар, имамнар арасында бәйгеләр оештыруны да планлаштырабыз,—диде үзенең чыгышында район мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйлаҗев, елның беренче аенда башкарылган эш-ләргә анализ ясап.—“Иң яхшы мөгаллимә” билгеләнеп, җиңүчегә вымпел бирелгән кебек, имамнар арасыннан да иң яхшыларын сайлап алачакбыз. Бәйгенең беренче этабы 20 февральдә районда үтә, аннан иң яхшылары “Ел имамы—2014” республика бәйгесендә көчен сынаячак. Иң зур бүләк—хаҗга юллама.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International