ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Балалар сәнгать мәктәбендә Әфганстанда армия хезмәте үткән ир–егетләр белән очрашуда Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе, подполковник Алмаз Борһанов 1970–1980 елларда мәктәпләрдә башлангыч хәрби әзерлек үткәргән укытучыларга Рәхмәт хаты тапшырды.
19 февральдә “Корстон” сәүдә–күңел ачу комплексында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан тантаналы җыелыш булды.
Гражданнарны хәрби–патриотик рухта тәрбияләүдә актив катнашкан өчен районның Кораллы Көчләр ветераннары советы әгъзасы Ринат Галеев Татарстан Республикасы сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитетының “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел” медале белән бүләкләнде.
Кеше гомерендә күңелгә уелып кала торган мизгелләр шактый була. Балигъ яшенә җитеп, мөстәкыйль тормышка аяк басканчы булганнары мәктәп — белем йорты белән бәйле. Әйтик, тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән, аннан аттестат алган көн, әгәр укуыңны дәвам иттерсәң — һөнәрле булуыңны раслап, кулга диплом алу. Менә шул соңгысы иң истә калганы буладыр, мөгаен. Чөнки син хәзер студент статусыннан еракта, мөстәкыйль, тиздән үзең акча эшли башлаячаксың.
19 февральдә Арчада прокурорларның наркотикларга каршы көрәш буенча зона семинары узды. Анда Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Теләче районнары прокурорларыннан тыш, тикшерү комитеты, җәза үтәтү хезмәте, наркотикларны контрольдә тоту хезмәте һәм район хакимиятләре вәкилләре дә катнашты.
2014 елның 10 гыйнварыннан “Үтәтү производствосы турында”гы Федераль законга үзгәрешләр керде. Шуларның берсе — үтәтү җыенының минималь күләме турында. Бу турыда тулырак мәгълүмат алу өчен Арча районара суд приставлары җитәкчесе Фоат АБДУЛЛИНГА мөрәҗәгать иттек.
Арчаның 1нче мәктәбе һәм Лесхоз мәктәбендә балалар хәрәкәте үсеше мәсьәләләре буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган республика күләмендәге семинар–киңәшмә булды. Анда министрлыкның балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Эльвира Сафина катнашты.

15
февраль, 2014 ел
шимбә
Бу көннәрдә Сочидагы Олимпиаданы күзәтеп баручылар фигуралы шуу буенча команда турнирында җиңү яулап таң калдырган 15 яшьлек Юлия Липницкая турында сөйләшә. Журналистлар яшь талантка кагылышлы бар нечкәлекләрне ачыкларга тырыша. Бу бик табигый хәл. Телевизор экраннары аша иң якын кешебезгә, горурлыгыбызга әверелгән кыз бала белән ничек кызыксынмыйсың инде!
12 февральдә Арча хәрби комиссариатында телекүпер аша 2013 елның ноябрендә хәрби хезмәткә алынган Каратай авылыннан Руслан Вәлиуллин әнисе Римма һәм энесе Рүзәл белән аралашты.
Узган атнада Арчаны гына түгел, Казанны да “Пошалым чаналары—2014” фестивале гөрләтте. Быел бишенче тапкыр уздырылуы өстенә, үзенең 10 еллык юбилеен да билгеләп үтте фестиваль.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International