ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Cудья Гөлназ Вәлиева рәислегендә үткән суд утырышында үз йортлары янына урамга, тыелган кызыл сызыктан чыгып, гараж төзегән Р.Зариповка карата гражданлык эше каралды. Ул үзе суд утырышына килмәде. Утырыш аннан башка гына үтте.
2013 елның 2 июлендә кабул ителгән 170–ФЗ номерлы Федераль Закон нигезендә кайбер законнарга кертелгән үзгәрешләр 2014 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде. Шуларның берсе армиягә бару яшендәге егетләргә кагыла. Анда законлы сәбәпләрсез армия хезмәтен үтмәгән граҗданнарның качып йөрүчеләр дип танылуы һәм аларга дәүләт яки муниципаль хезмәт урыннарына урнашу тыелуы каралган. Бу хакта безгә район прокуроры, юстициянең өлкән киңәшчесе Ринат Ситдыйков хәбәр итте.
Дания Нуриәхмәтова капканы киң итеп ачып чыкты да, һәрвакыттагыча тирә–юньгә күз төшерде. Кышның да үз матурлыгы бар шул. Әллә салкын гыйнвар аенда тугангамы, ярата ул елның бу фасылын. Көн дә үтеп йөргән өй каршыларындагы үзәнлек кар патшалыгын хәтерләтә. Ә җәен ул яшеллеккә төренә. Шунда аның күзе челтерәп аккан чишмәгә төште. Менә ул гына җәен–кышын бер төсле. “Улым Булатның матди ярдәме белән эшләнде бит. Минем һәм тагын ике абыстайның сәдака акчалары да керде. Аллаһы Тәгалә һәрчак шулай изгелек эшләргә насыйп итсен”,—дип горурланып куйды ул. Аннан кеше ишетмәдеме дигәндәй, як–ягына карап алды. Юк, бүген бу патшалыкның патшабикәсе бары ул гына!
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров 29–30 гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков җитәкчелегендә видеоконференция режимында узган коллегия утырышларында катнашты.
“Казан арты” тарих–этнография музеенда үткән җыелышта районның мәгариф хезмәткәрләре 2013 уку елына йомгак ясады, 2014 елга бурычлар турында сүз алып барды.
Узган елның ноябрендә киленнәр бәйгесе старт алган иде. Беренче этабы авыл мәдәният йортларында үтте. Җиңүчеләр зона ярышларында көчләрен сынап карады. Биш зонадан иң яхшы дип табылган биш киленне жюри район бәйгесенә сайлап алды.
Беркөн урамда каршыма ап–ак сакаллы, таякка таянган карт очрады. “Сеңлем, нотариусның кая урнашканын гына әйт әле. Шушы тирәдә генә дигәннәр иде, һич таба алмыйм”,—диде. Аңлатуын аңлаттым да...тик кая анда барып җитә ала инде ул, хәлсезләнгән, аягында көчкә басып тора. “Моннан хәйран ерак әле ул, барып җитә алырсыз микән”,— дип, аңа ярдәм тәкъдим иттем.
Нишләптер бик озак йоклый алмады ул көнне Назыйм. Берничә тапкыр торып балаларының өсләренә дә ябып килде, баллап чәй дә эчеп карады. Юк, шырпы терәтеп куйганнар диярсең, күзләр ябылырга да уйламый. Шулай әйләнеп–тулганып ята торгач, таң беленә башлаганда гына керфекләренең авырайганын тойды ул. Эреп китәм дигәндә генә хатыны Саимә иңбашына төрткәндәй булды. Корт чаккандай сикереп торды ир. Бу ни хикмәт?
Аның күз алдыннан гел бер күренеш китми: “Төнлә әтинең йомшак кына башымнан сыйпавына уянып киттем. Каядыр җыенган сыман яшел кожан кигән. Әллә аның киеменнән төштеме, шулчак күземә чүп кергәне хәтердә калган”. 70 елдан артык элек булганны бүгенгедәй күз алдыңда саклап яши Сәрия апа. Баксаң, ул әтисенең сугышка чыгып киткән мизгеле булган икән... Әниләре 7 бала белән калганда ниләр кичергәндер?..

29
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
Иван Кулибин 1735 елда Түбән Новгород уездының Подновье авылында вак сәүдәгәр гаиләсендә туа. Яшүсмер чагында слесарь, токарь, сәгатьче һөнәрләренә өйрәнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International