ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
Район Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясенең утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды. Утырышта 2013 елда башкарылган эшләр һәм 2014 елга планнар турында сөйләшенде.
Район суды Арчада яшәүче 32 яшьлек Алмаз Гайнуллинга карата җинаять эшен карады. Ул полиция хезмәткәренә каршылык күрсәткән.
2010 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасының “Төнлә гражданнарның иминлеген һәм тынычлыгын саклау турында”гы 80нче номерлы законы гамәлдә. Шушы закон нигезендә эш көннәрендә кичке 22 сәгатьтән иртәнге 6 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә 22 сәгатьтән иртәнге 9 сәгатькә кадәр гражданнар тынычлыгын бозарга ярамый.
Белеме буенча математик, энергетика өлкәсен җитәкли, Арчаның кайсы почмагына барма, берсеннән–берсе матур, затлы йортлар төзи. Чын мәгънәсендә талантлы кеше. Заман таләбе белән генә йөрми, йөрәге кушканны күңел биреп эшли. Бу сүзләр эшчәнлеген төрле юнәлештә җәелдереп, һәркайсында югары үрләр яулауга ирешүче “Энергосервис” ширкәте җитәкчесе Рамил Әхмәтгалиев турында.

24
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Иртә таңнан телефон тиккә генә шалтырамый. Ул нинди дә булса көтелмәгән хәбәр алып килә. Бу юлы да шулай булды: Көтек авылында рысь йөри, бәйдәге этләрне канга батырып ташлаган...
Үткән сишәмбедә җәмәгать судьясы Гүзәлия Гыйльмуллина рәислегендә узган утырышта юл–транспорт кагыйдәләрен бозган өчен вакытында штраф түләмәүчеләрнең (өчәү) эше каралды. Дүртенчесе — спиртлы эчемлек кулланган хәлдә, янында транспорт йөртү таныклыгы булмаган килеш руль артына утырып, икенче машина белән бәрелешеп, юл һәлакәте китереп чыгару нәтиҗәсендә кузгатылган административ эш.
Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге ир–егетләрне контракт буенча эшкә чакыра.
Ел башында бар да әйбәт булыр, дип өмет итәсең. Кәче авылында яшәүче Рәсим ага Солтанов та үз тәҗрибәләренә, халык сынамышларына карап быелгы җәй уңайлы киләчәк, ди. Яз бик матур, су күп була, дип фараз итә. Ашлыклар уңачак, яңгырлар ява, урак өстендә эссе һава торачак. Умарталар күчне күп аерачак, әмма бал әйбәт булачак.
Әйләнә–тирә мохитне саклау өлкәсендәге законнарны бозудан китерелгән зыянны егерме ел дәвамында эзләтеп алырга мөмкиннәр.
Йөрәкләребезнең иң тирән җирендә уелып калган мәңгелек балачак онытылмый икән... Әле генә булган кебек яланаяк яшел чирәм өстеннән таякны “ат” итеп уйнап йөргән чаклар, елгада көннәр буе ташбаш, чабак, балык каптырулар, болында бер–берсе белән өелешеп сугышкан казларны аера алмый елый–елый каз көтүләр, көннәр буе су керүләр, үзең хәтле букча күтәреп, шунда әни тегеп биргән кечкенә генә ипи капчыгына бер телем ипи белән (булганда!) бер шакмак шикәр салып мәктәпкә йөрүләр, 8 Март бәйрәмендә әнине котлап исле сабын бүләк итүләр, кичкырын, әти эштән кайткач, атка атланып утарга төшүләр, әни белән “уфалла” арбасы өстерәп курка–курка ашлык арасыннан “эт эчәгесе”, чәнечкеле билчән җыюлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International