ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2012 ел
дүшәмбе
Эшмәкәрлек, һөнәрчелек — борынгыдан буыннан–буынга тапшырылып килүче кәсеп. Бүгенге заманда әлеге кәсепне җәелдерү өчен уңай шартлар тудырыла: тырыш, булдыклы, максатка ирешә торган кеше икәнсең, рәхим ит, үз эшеңне ач та, рәхәтләнеп эшлә.
ЗАГС мәгълүматларына килгәндә, 2012 елның алты аенда районда 133 пар никахларын рәсмиләш-тергән, аерылышучылар саны – 66. Туучылар саны 313 булса, 334 кеше бакыйлыкка күчкән.
“Шатлык” сәламәтләндерү лагеренда “Йолдызлы десант” хәрби–патриотик смена кысаларында, райондагы наркотикларга каршы комиссиянең Россиянең Татарстандагы наркотиклар әйләнеше контроле буенча федераль хезмәт Идарәсе белән берлектә оештырылган “Наркоконтроль сугышчысы” уены узды. “Шатлык” мәктәпләрнең кадет сыйныфларында укучыларны гына түгел, “куркыныч төркеме” балаларын да җыйды.
Игеннәрне урып-җыю авыл хуҗалыгы эшләренең иң җаваплысы һәм төгәлләүче бер этабы булып тора.
Игеннәрне урып–җыюга керешергә озак калмады. Комбайннар, ашлык чистарту техникасы белән бергә, яңа уңыш ашлыгы салыначак склад биналарын да тагын бер тапкыр күздән кичереп чыгарга кирәк.

6
июль, 2012 ел
җомга
Кайчак кешегә бәхетле мизгелләр бер–бер артлы өелеп килүчән була. Андый чакта без еш кына: “Бер килсә, килә бит ул бәхет, әй”, – дип әйтергә яратабыз.
Адәм баласының гомере бербөтен булса да, аны аерым бер төп мизгелләр, кешенең язмышына, эшендә җуелмас эз калдырган кабатланмас чорлар тәшкил итә.
Арчаның 1нче номерлы балалар бакчасы базасында “Бәләкәч” республика күләмендәге программаны тормышка ашыруда идеяләр, эзләнүләр, карарлар” темасына региональ фәнни–практик семинар узды.
Мин сугышка кадәр туганмын. Ул вакытта авылларда эшче көчләр бик аз иде. Без, беренче сыйныф укучылары, сугыш беткәч тә кырдан кайтып кермәдек.
Июнь, июль, август — серле, гаҗәеп сихри җәй айлары.
Җир өслеген ямь-яшел чирәмгә күмеп, эссе һәм кызу көннәр бүләк итә ул. Иртән көн саен диярлек артта калган көненә караганда тагын да яктырак, тагын да җылырак итеп үзенең елмаюы белән кояш балкый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International