15 май көнендә Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә! 2019 елның 18 маенда Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге тарафыннан алтын юбилярларны хөрмәтләүгә багышланган чара үткәрелде. Бергә бәхетле һәм озын гомер итү-ул барысына да бирелми торган бәхет. Бәйрәмебез геройлары-Тимашевлар Илгиз Хәким улы һәм Рая Хәби кызы, Мөхәмәтҗановлар Роберт Габделхак улы һәм Оркыя Шакирҗан кызы авырлыкларны җиңеп, җиңүләргә сөенеп тормыш итәләр. Бүген дә, ир белән хатынның төп теләге-туган йорт учагын саклап, балаларның уңышларына куанып, иминлектә һәм тынычлыкта яшәү.
10-13 май көннәрендә «Туризм» берләшмәсе укучылары тренер Минхәеров Фәрит Фәтхи улы җитәкчелегендә Арча - Өчиле авылы-Яңа Кырлай-Иске Иябаш авылы маршруты буенча өч көнлек «Тукай Юлы» сәяхәтен үткәрделәр. Экскурсия вакытында балалар Габдулла Тукай язмышы һәм иҗаты белән таныштылар, шулай ук утын әзерләү, учак ягу, учакта ашарга әзерләү кебек туристлык белемнәрен практикада кулландылар.
Быелгы май башындагы кебек эссе 1921 елда гына теркәлгән, диләр. Тарих битләренә күз салсак, 1921 елның апрелендә июнь аенда гына була торган эсселек күзәтелә, май аеннан башлап җәй буе яңгыр яумый. Чәчүлекләр корый, бәрәңге дә уңмый. Арча кантонына караган 28 волостьта тоташтан ачлык хөкем сөрә, ачтан үлүчеләр 20 меңнән артып китә. Безнең ата-бабаларыбыз: “Сугыш, ачлык була күрмәсен”, – дип еш әйтә иде.
Якташыбыз, Яңа Кишет авылында туып-үскән Надир Закиров Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы идарәсен җитәкли.
Шушы көннәрдә авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов һәм яшьләр эшләре буенча белгеч Лиана Калинина басуларда булып кайттылар, язгы кыр эшләре чорында югары күрсәткечләргә ирешкән яшь кыр хезмәтчәннәренә Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырдылар.
Алдынгы, үрнәк механизаторларга бүләк һәм “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Арча җирле бүлеге секретаре Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын тапшырырга барган район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов һәм “Бердәм Россия” партиясенең Арча районы җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов белән басулар буйлап йөргәндә чын җир, хезмәт кешеләренә сокланып кайттык. Эссе дә, тузан да куркытмый фидакарьләрне.
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Арчаның 3нче башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы бинасына куелган мемориаль тактаны ачу тантанасы булды. Тантанада Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, кунаклар, яшь армиячеләр катнашты.
Герой биргән Иске Кишет авылы саф һавасы, сандугачлары, матур йортлары белән күңелләрне кузгатты. Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музей-йорты янында сугыш каһарманнарын искә алу тантанасында дулкынлану хисләре кичердек. Арабызда тиздән солдат буласы егетләр, мәктәп укучылары да бар иде. Күңелле һәм моңсу очрашу булды ул. Бер авылдан 200ләп ир-егет сугышка чыгып киткән...
Арчаның җиденче мәктәбе Җиңү көне алдыннан матур бәйрәм ясады. Шарлар, чәчәкләр, плакатлар күтәргән укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр – барысы өч йөзгә якын кеше – колоннага тезелеп Айван урамнарыннан үттеләр. Алда – “Үлемсез полк” акциясендә катнашучылар.
Язгы чакырылышның беренче көнендә армиягә өч егет китте. Алар: Арчадан Камил Рәхимҗанов, Зия Аитов, Иске Чүриледән Фәнил Галиуллин. Алдагы көнне кичке сәгать 4кә хәрби комиссариатка килде алар. Әти-әниләре белән. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.