Мәүлетов Сәлмән Калый улы

Мәүлетов Сәлмән Калый улы 1926 елның 18 декабрендә туган. 1941 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм Көнчыгыш Казахстан өлкәсенең Семипалатинск шәһәрендә авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә.

     1943 елның ноябрендә Сәлмәнне армиягә алалар, анда солдатларны кыш буе хәрби хезмәткә өйрәтәләр. 1944 елның мартында аны Алтай өлкәсенә хәрби уку базасы җибәрәләр. Сәлмән Калыевич: «Без окоп казыдык,  аннары күмдек, янә казыдык һәм янә күмдек, - дип искә ала.

     1944 елның сентябрендә аны Маньчжурия чигенә (Дунбэй төбәге һәм Эчке Монголиянең көнчыгыш өлеше) җибәрәләр, анда ул чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Аннары бу гаскәрләрне тараталар һәм Сәлмән Калыевич Читага китә, элемтәчеләр училищесында телеграфчы булырга укый.

     1945 елның яз башында аны Монголия чигенә 64 нче чик буе отрядына җибәрәләр. Ул анда Морзе аппаратында телеграфчы булып эшли. 1945 елның 10 августында Сәлмән Калыевичны янә Маньчжуриягә җибәрәләр. Анда 1950 елга кадәр телеграфчы булып эшли, яшь буынны укыта.

      Арчага килеп урнашкач, авыл хуҗалыгы идарәсендә агроном булып эшли. 1966 елда ул авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый, аннары 25 ел буе  Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр саклау бүлегендә хезмәт куя.

      Хәзер Сәлмән абыйга 93 яшь, Арча шәһәрендә гомер кичерә.

Соңгы яңарту: 2020 елның 8 апреле, 09:15

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International