Сәфәров Мидхәт Тимергали улы

     17 яше тулып үтүгә аны армиягә алалар. Ерак Көнчыгышың Амур өлкәсендәге Шимоновск шәһәрендә кече командирлар әзерли торган мәктәптә укый башлый ул. Укчылар һәм автоматчылар отделениесенең командиры, таләп ителгәндә, взвод командирын алмаштырырга тиеш була Мидхәт Сәфәров. Егетнең сәләтен сизеп алалар һәм уку-өйрәтү батальонында яшь солдатларны укытырга калдыралар. 1944 елның июненә кадәр шул батальонда хезмәт итә сержант Сәфәров.

     Июль аенда исә аларның полкы I Белоруссия фронтына күчерелә. Полк Польшаны азат итүдә, аның башкаласы Варшаваны алуда катнаша. Исән калган хәрбиләрне, саны кимегән дивизияне тулыландыру өчен, Новосибирскига китерәләр. Ә аннан Ерак Көнчыгышка озаталар. 1945 елның гыйнварында инде Мидхәтләр сопкалар арасында хәрби өйрәнүләргә тотына. Шундый өйрәнүләр белән кыш, җәй үтә. Бу тирәдә хәрбиләр саны артканнан- арта. 8 августта Мидхәтләр Амур елгасын кичәргә боерык алалар. «Амурны, - дип искә ала М.Сәфәров, - кечкенә баржаларда кичтек. Благовещенск шәһәреннән Маньчжуриягә күчтек. Бу вакытта Маньчжурия японнар кулында иде. Данлыклы саналган Квантун армиясе бик тиз тар-мар ителде».

      Мидхәт Тимергали улы Сәфәровка туган ягына 1950 елның җәендә генә кайтырга насыйп була.

     Туксанынчы еллар азагында Мидхәт абыйга үткәндәге хатирәләрен тагын бер тапкыр яңартырга мөмкинлек туа. Ветераннар Советы аны ерак сәфәргә - үзе хезмәт иткән Ерак Көнчыгышка - фронтташ дуслары белән очрашуга чакыра. Бара ул анда, хәтта Кытайга да кереп чыгалар әле. 110 ветеран дивизия хезмәт иткән җирдән, 37 ветеран Кытай территориясендәге юлларыннан янә бер кат үтә. Күңелле дә, моңсу да, сагышлы да була аларның сәяхәтләре. Горурлык хисе дә юлдаш була аларга. Күкрәкләренә беркетелгән «Японияне җиңгән өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре юкка гына бирелмәгән бит! Мидхәт Сәфәровның Ватан сугышы ордены, күпме медальләре бар. Аның архивында СССР Хәрби көчләре башкомандующие, маршал И.В.Сталинның рәхмәт хаты да саклана.

 

Соңгы яңарту: 2020 елның 8 апреле, 09:24

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International