Сафин Габдрахман Сафа улы

          Сафин Габдрахман Сафа улы 1922 нче елның 31 нче мартында Арча  районы Симетбаш авылында дөньяга килә. 1938 нче елда Яңа Кишет тулы булмаган урта мәктәбенең 7 нче сыйныфын тәмамлый. Сугыш башланганчы, колхозда төрле эштә эшли, хәтта бригадир булып эшләргә дә туры килә.

         1941 нче елның августында армия сафларына алына һәм һава десанты әзерли торган частька эләгә.

        “Безне Идел буендагы немецларны куганнан соң бушап калган авылга китереп урнаштырдылар. Шунда 1941 елның декабрь аена кадәр яшәдек. Әлбәттә, тик ятмадык, хәрби өйрәнүләргә йөрдек. Аннан соң безне Иваново шәһәренә күчерделәр, парашюттан сикерергә өйрәттеләр”,- дип искә ала хәзер ветеран ул көннәрне.

       Менә шулай тулы бер ел үткәннән соң десантчыларны сафка тезәләр дә: «Сез пехота солдатлары ягъни укчылар буласыз», - диләр һәм вагоннарга төяп Сталинградка алып китәләр дә шәһәрдән 60 чакрымлап читтәрәк, ап-ачык далада оборонага туктаталар. “Бер атна, - ди Габдрахман ага, - шунда яттык. Немец артиллериясе безне бик каты утка тотты. Дошманның бу һөҗүме вакытында бөтен бер полктан 30 лап солдат кына исән калды”. Командирлар һәлак була. Траншеяларны үтүкләп чыккан танклардан соң, фашистлар исәннәрне машиналарга төяп әсирлеккә алып китәләр. Шулай итеп, Габдрахман Сафин өчен әсирлек тормышы башлана.

        «Әсирлек еллары иң ләгънәтле еллар иде, тәмуг шул булгандыр инде,» - ди Габдрахман абый. Ул елларны бөтенләй дә искә төшерергә  яратмый.

       1943 нче елның мартында гына әсирлектән кача ала Габдрахман абый. Шуннан соң ул 50 нче гвардия девизиясенең 150 нче полк составында Берлинны алуда катнаша, шуның өчен И.Сталинның рәхмәт хатына лаек була.

      1946 елның кышында туган авылы Симетбашка кайтып төшә.  Дүрт ел дәвамында күргән газаплы көннәр, михнәтләр, тоткынлык газаплары, шөкер, артта кала.

      Әмма, тыныч хезмәткә, башкалар кебек эшләп, башкалар кебек яшәргә сусап кайткан егетне тынычлыкта калдырмыйлар. 1947 елны Әтнәгә чакырып сорау алсалар, 1949 елның августында Казанга - Черек күлгә үк алып китәләр Габдрахманны. Сталин рәхмәте дә, «Берлинны алган өчен» медале дә ярдәм итми. Сугыштан соң янә баш калкыткан репрессия суды 20 елны чәпәп куя. Габдрахманга тагын мәҗбүрияткә көйләнгән тормыш башлана. Кемеровск өлкәсендә шахталар өчен кышын урман кисә, язын сал агыза.

        Сталин үлеп ике ел үткәннән соң, Габдрахман Сафинга, ниһаять, язмыш елмая. СССР Югары Советы президиумы Указы белән аны 1955 нче елның көзендә азат итәләр.

         Симетбаш авылында исән калган бердәнбер сугыш ветераны ул  Габдрахман абый Сафин. Көр күңелле, ачык, янына килүчеләрне һәрчак елмаеп каршы ала, күз яшьләре белән озатып кала. Күкрәгендәге  орден һәм медальләре генә аяусыз сугыш яраларын яңартып, искә төшереп чылтырап куялар.

Соңгы яңарту: 2020 елның 8 апреле, 09:26

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International