Сәгыйтҗанов Рәис Сәгыйтҗан улы

Яшь булса да, сугыш шаукымы Рәискә бик иртә кагыла. Башта Канаш ягына окоп казырга җибәрәләр, аннары  ФЗОга. Аны тәмамлагач, Казан шәһәрендәге 14 нче төзелеш трестында эшли.

1943 елның гыйнвар аенда хәрби хезмәткә алына. Башта пехота солдаты, аннан автоматчы итәләр. Тула, Смоленск тарафында барган сугышларда катнашырга туры килә. 43 нче танк десанты составында була ул.

“Һөҗүм вакытында танк өстендә буласың. Мин пулеметчы идем. Танкның ян- як кырыена урнаштырылган кул пулеметыннан фашистларга ата-ата алга барасың. Смоленскны азат иткән чакта үзем дә каты яраландым”, - дип сөйли Рәис абый.

 Быел 95 яшен тутырган ветеран үзенең кайда, ничек яраланганын яхшы хәтерли. Нибары 8 айга якын хезмәт иткән, фронт шартларында берничә ай гына булган Рәис Сәгыйтҗанов сул аягына һәм башына “сукыр” ярчык тиеп каты яралана һәм 1943 елның 13 сентябреннән алып 1944 елның 27 гыйнварына кадәр госпитальдә ята. Терелсә дә,  кулына корал тотып дошманга каршы сугышырлык хәлдә булмый. Шул сәбәпле, сәламәтлеге ягыннан хезмәткә яраклы түгел дигән мөхер сугылып, хәрби хезмәттән азат ителә.

Таякка таянып йөргән Рәис авылга бик кирәкле кеше була.  Үрнәк һөнәр училищесына китеп механизаторлыкка укый. Шуннан соң 33 ел буе туган колхозы басуларын иңли.

Бүгенгесе бик бәхетле Рәис абыйның. Балалары, онык-оныкчыклары хөрмәтендә гомер кичерә ул. 

Соңгы яңарту: 2020 елның 8 апреле, 09:22

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International