Зәйнуллин Сәгъдулла Сафиулла улы

Яңа Кенәр мәктәбенең 7 нче сыйныфын тәмамлагач, укуын дәвам итәргә теләп 8 нче сыйныфка килгән ул. 150 сум акча түләргә кирәк дигәч, кайтып китәргә мәҗбүр була. Хат ташу эшенә тотына. Шуның өстенә аңа радиомонтер эшен дә тапшыралар. 16 яшеннән армиягә, дөресрәге сугышка алалар. 1943 елның ноябрендә була бу хәл.1944 елның май аена кадәр Суслонгер лагерында хәзерлек уза. Аннары Смоленск юнәлешенә җибәрелә. Аннан соң Тула ягына озаталар, минометчы итеп хәзерлиләр. 1944 елда Красно-Перекопсктагы корпуска алып китәләр. “Яңадан Тулага, аннан Витебскига алып киттеләр”, - ди Сәгъдулла Сафиуллович, чын фронтка эләккәнен искә төшереп. Ә чын фронт аның өчен Литвада һәм Латвиядә була. «Бүген Литвада, - ди ветеран, -иртәгә Латвиядә булабыз. Ротадагы 140 кешенең 54 е генә исән калдык. Шушы ике республика арасындагы территориядә минага эләктем. Бу -1944 елның 26 августы иде.  Башта кыр госпиталендә, аннан соң Даугавпилстагы госпитальдә дәваланып, II группа инвалид булып өенә кайтып керә Сәгъдулла Зәйнуллин.

       Сәгъдулла Зәйнуллин яңадан почтага урнаша. 1946 елгы сайлауларны уздыруда актив катнашканы өчен ТАССР Югары Советының Мактау кәгазе белән бүләкләнә. Хезмәт юлын «Госстрах»ның Кенәрдәге агенты буларак тәмамлый.

      Ул I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, «Германияне җиңгән өчен», «Батырлык өчен» һәм  башка  бик күптөрле медальләр иясе.

Соңгы яңарту: 2020 елның 8 апреле, 09:10

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International