Арча район Советы карары 20.04.21 №58 "Арча район Советының 2015 елның 24 апрелендәге 331 номерлы “Арча муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләргә аттестация үткәрү турында” карарына үзгәрешләр кертү хакында (10.11.2015 №17, 10.11.2016 №81, 14.03.2020 № 237, 19.09.2019 № 270, 20.05.2020 №329, 16.10.2020 №19 үзгәрешләре белән)"

Муниципаль хезмәт турында 2013 елның 25 июнендәге 50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы кодексы нигезендә, шулай ук кадрлар үзгәрүгә бәйле рәвештә, Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләрен аттестацияләү,  класс чиннары бирү өчен квалификация имтиханнары кабул итү, муниципаль хезмәттәге эш стажын билгеләү һәм эшләгән елларны исәпләү буенча комиссия (алга таба-Комиссия) эшчәнлеген оештыруны камилләштерү максатыннан, Арча район Советы карар бирде:

1. Арча район Советының 2015 елның 24 апрелендәге 331 номерлы «Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләрен аттестацияләү һәм класс чиннары бирү тәртибе турында» карарына (10.11.2015 №17, 10.11.2016 №81,  14.03.2020 № 237, 19.09.2019 № 270, 20.05.2020 №329, 16.10.2020 №19 үзгәрешләре белән) түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

1. «Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренә класс чиннары бирү тәртибе турында Нигезләмә"нең 1 бүлегенең 24 пунктында «хезмәт кенәгәсен» сүзләреннән соң «(булган очракта)» сүзләрен өстәргә.

1.2. Комиссия составыннан А.Ф.Хәкимҗанованы чыгарырга һәм Комиссия составына Комиссия секретаре итеп, Арча муниципаль районы башкарма комитеты аппаратының кадрлар секторы мөдире Э.И. Салихованы кертергә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат  рәсми порталында бастырып чыгарырга (pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә (arsk.tatarstan.ru).

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары А.Ф. Мөхәмәтовага йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                           И.Г. Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 17.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International