Карар 13.07.2021 №68 "2021 елның 1 яртыеллыгында Арча муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында"

Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы, Арча муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турындагы Нигезләмә нигезендә Арча район Советы карар бирде:

 

1. 2021 елның 1 яртыеллыгына Арча муниципаль районы бюджетын керемнәр буенча 826 744,4 мең сум күләмендә һәм чыгымнар буенча 854 616,5 мең сум күләмендә чыгымнарның керемнәрдән артуын 27872,1 мең сум күләмендә   түбәндәге күрсәткечләр белән расларга:

1) әлеге карарга 1 нче кушымта нигезендә  Арча муниципаль районы бюджеты керемнәрен бюджет керемнәре классификациясе кодлары буенча;

2) әлеге карарга 2 нче кушымта нигезендә Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарын бюджет чыгымнары классификациясе кодлары буенча;

3) әлеге карарга 3 нче кушымта нигезендә Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарын бюджетлар чыгымнары классификациясенең бүлекләре һәм бүлекчәләре буенча;

4) әлеге карарга 4 нче кушымта нигезендә Арча муниципаль районы бюджеты кытлыгын финанслау чыганакларын бюджетлар кытлыгын финанслау чыганаклары классификациясе кодлары буенча.

2. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

3. Әлеге карарны Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                                И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 34.0 Кб

Приложения:
xls
Кушымта 1
XLS,
xlsx
Кушымта 2
XLSX,
xlsx
Кушымта 3
XLSX,
xlsx
Кушымта 4
XLSX,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International