Карар 04.12.2023 №253 "Арча муниципаль районының муниципаль хезмәткәрләренә аттестация үткәрү, муниципаль хезмәткәрләргә класслы чиннар бирү, башка вазыйфада даими (штат) нигездә эшләү вакытын муниципаль хезмәт стажына кертү турындагы гаризаларны карау һәм муниципаль хезмәт стажын билгеләү тәртибе турында"

«Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 02 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль законга, 2013 елның 25 июнендәге 50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында кодекска нигезләнеп, Арча район Советы карар бирде:

1.Түбәндәгеләрне расларга:

1.1. Муниципаль хезмәткәрләргә аттестация үткәрү турында нигезләмәне 1 нче кушымта нигезендә.

1.2. Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренә класслы чиннар бирү тәртибе турында нигезләмәне 2 нче кушымта нигезендә.

1.3. Даими (штат) нигездә башка вазыйфаларда эшләү вакытын муниципаль хезмәт стажына кертү һәм муниципаль хезмәт стажын билгеләү турындагы гаризаларны карау тәртибе турында нигезләмәне 3 нче кушымта нигезендә.

1.4. Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренә аттестация үткәрү, эш стажын билгеләү һәм муниципаль хезмәттә тиешле елларны исәпләү буенча комиссия турында нигезләмәне 4 нче кушымта нигезендә.

1.5. Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренә аттестация үткәрү, эш стажын билгеләү һәм муниципаль хезмәттә  эшләгән елларны исәпләү комиссиясе составын 5 нче кушымта нигезендә.

2. Арча район Советының түбәндәге карарларын үз көчен югалткан дип танырга:

- «Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренә аттестация үткәрү һәм класслы чиннар бирү тәртибе турында» 2015 елның 24 апрелендәге 331 номерлы карар;

-«Арча район Советының 2015 елның 24 апрелендәге 331 номерлы карары белән расланган «Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренә аттестация үткәрү, класслы чиннар бирү өчен квалификация имтиханнарын кабул итү, эш стажын билгеләү һәм муниципаль хезмәт  елларын исәпләү буенча комиссиянең аерым әгъзаларының вазыйфаларын үзгәртү турында» 2015 елның 10 11 декабрендәге 17 номерлы карар;

- «Арча район Советының 2015 елның 24 апрелендәге 331 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренә аттестация үткәрү, класслы чиннар бирү өчен квалификация имтиханнарын кабул итү, эш стажын билгеләү һәм муниципаль хезмәт стажын исәпләү буенча комиссия составына үзгәрешләр кертү турында»  2016 елның 10 ноябрендәге 81 номерлы карар;

-«Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренә аттестация үткәрү һәм класслы чиннар бирү тәртибе турында» 2015 елның 24 апрелендәге 331 номерлы Арча район Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында» (10.11.2015 №17, 10.11.2016 №81 үзгәрешләр белән) 2017 елның 31 гыйнварындагы 97 номерлы карар;

- «Арча район Советының 2015 елның 24 апрелендәге 331 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренә аттестация үткәрү, класслы чиннар бирү өчен квалификация имтиханнарын кабул итү, эш стажын билгеләү һәм муниципаль  хезмәт стажын исәпләү буенча комиссия составына үзгәрешләр кертү турында» 2017 елның 18 июлендәге  134 номерлы карар;

-«Арча район Советының 2015 елның 24 апрелендәге 331 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренә аттестация үткәрү, класслы чиннар бирү өчен квалификация имтиханнарын кабул итү, эш стажын билгеләү һәм муниципаль хезмәт стажын исәпләү буенча комиссия составына үзгәрешләр кертү турында» (10.11.2015 №17, 10.11.2016 №81 үзгәрешләр белән)  2019 елның 14 мартындагы 237 номерлы карар;

-«Арча район Советының 2019 елның 14 мартындагы 237 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренә аттестация үткәрү, класслы чиннар бирү өчен квалификация имтиханнарын кабул итү, эш стажын билгеләү һәм муниципаль хезмәт стажын исәпләү буенча комиссия составына үзгәрешләр кертү турында»  2019 елның 19 сентябрендәге 270 номерлы карар;

- «Арча район Советының 2019 елның 14 мартындагы 237 номерлы  карары белән расланган Арча муниципаль районының муниципаль хезмәткәрләренә аттестация үткәрү, класслы чиннар бирү өчен квалификация имтиханнарын кабул итү,  муниципаль хезмәт стажын билгеләү һәм тиешле еллар санын исәпләү (2019 елның 19 сентябрендәге 270 номерлы үзгәрешләр белән) турында» 2020 елның 20 маендагы 329 номерлы карар;

-«Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренә аттестация үткәрү һәм класслы чиннар бирү тәртибе турында» 2015 елның 24 апрелендәге 331 номерлы Арча район Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында» (10.11.2015 №17, 10.11.2016 №81, 14.03.2020 №237, 19.09.2019 №270,  20.05.2020 №329 үзгәрешләр белән) 2020 елның 16 октябрендәге 19 номерлы карар;

-«Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренә аттестация үткәрү һәм класслы чиннар бирү тәртибе турында» 2015 елның 24 апрелендәге 331 номерлы Арча район Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында» (10.11.2015 №17, 10.11.2016 №81, 14.03.2020 №237, 19.09.2019 №270,  20.05.2020 №329, 16.10.2020 №19 үзгәрешләр белән) 2021 елның 20 апрелендәге 58 номерлы карар;

-«Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренә аттестация үткәрү һәм класслы чиннар бирү тәртибе турында» 2015 елның 24 апрелендәге 331 номерлы Арча район Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында» (10.11.2015 №17,  10.11.2016 №81,  14.03.2020 №237,  19.09.2019 №70,  20.05.2020 №329, 16.10.2020 №19, 20.04.2021 №58 үзгәрешләр белән) 2022 елның 28 апрелендәге 140 номерлы карар;

-«Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренә аттестация үткәрү һәм класслы чиннар бирү тәртибе турында» 2015 елның 24 апрелендәге 331 номерлы Арча район Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында» (10.11.2015 №17, 10.11.2016 №81, 14.03.2020 №237, 19.09.2019 №270,  20.05.2020 №329, 16.10.2020 №19, 20.04.2021 №58, 28.04.2022 №140 үзгәрешләр белән) 2022 елның 14 октябрендәге 172 номерлы карар.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат  рәсми порталында бастырып чыгарырга (pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының  рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (arsk.tatarstan.ru).

4. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башлыгы урынбасарына йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                                  И.Г.Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 53.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International