Туризм буенча секция ачыла

2017 елның 8 сентябре, җомга

Туризм буенча секция ачыла

Районда заманында туризм киң җәелдерелгән иде. Нинди ярышка бармасыннар, безнекеләр җиңү яулап кайта. Бу ул еллар өчен гадәти күренешкә әверелде. Ул ару–талуны белмәс, үзен бөтен барлыгы белән спортка багышлаган, хәзерге вакытта сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен бочче секциясе алып барган, алар белән дә Россия чемпионатларында җиңеп кайткан Фәрит Минхәиров тырышлыгы нәтиҗәсендә булды. Әмма соңгы вакытта туризм спорты сүнеп торды. Дөрес, кайбер авыл һәм Арча мәктәпләрендә секцияләр эшләп килә. Ә менә шәһәрнең үзендә анысы да юк иде.

– Арча Укучылар сараенда да бу уку елыннан туризм белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен секция эшли башлады, – диде Фәрит Минхәиров. –  Арча Укучылар сарае балалар һәм яшүсмерләр туризмын үстерү буенча 500 мең сум грант отты. Аның төп үзенчәлеге – инклюзив белем бирү. Бу акча турист кирәк–яраклары алу өчен бирелә. Элек туризм буенча эш алып барган кеше буларак, туризм секциясен оештыру һәм җитәкләүне миңа йөкләделәр.

– Инклюзив белем бирү, дидегез. Аңлатыб- рак китсәгез иде.

– Бу секциядә сәламәт балалар сәламәтлекләре чикләнгән балалар белән бергә шөгыльләнә. Дөрес, коляскада утырганнар түгел. Алар өчен бочче секциясе эшли. Сәламәтлекләренә җиңелчә зыян килгән балалар турында сүз бара.

– Мондый секция турында бер дә ишетелгәне юк иде.

– Әйе, андый секция әлегә юк. Татарстанда да балалар арасында беренчесе бездә булачак. “Ар–К–Тур”(“Арча туристлар клубы”) муниципаль район мәйданчыгы дип аталачак. Ни өчен “Ар–К–Тур”? Арктур ул төньякта урнашкан иң якты йолдыз. Безнең “Ар–К–Тур”да киләчәктә иң якты йолдызга әверелер дип өметләнәбез.

– Ә ни өчен нәкъ менә бездә?

– Балалар һәм яшүсмерләр туризмын үстерү буенча республикакүләм грант игълан ителгән иде. Укучылар сарае җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин миңа мөрәҗәгать итте. Җирлеге бар бит. Беренчедән, сәламәтлекләре чикләнгәннәр өчен бочче секциясе эшли. Уңышлары да күп. Икенчедән, мин элек–электән туризм буенча балалар белән эшләгән кеше, тәҗрибә бар. Бөтен материалларны туплап тәвәккәлләп җибәрдек. Оттык та.

– Секция кайчаннан һәм ничек эшләячәк?

– 15әр кешедән торган ике төркем оештырыла. Теләге булганнар Арча Укучылар сараена мөрәҗәгать итә ала. Һәр дүшәмбе һәм җомга көннәрендә мәктәптә 1 сменада укучылар 14 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр, 2 сменада  укучылар 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр шөгыльләнәчәк. Тренажерлар куелачак.

– Нинди тренажерлар инде ул?

– Төрле юнәлешкә бау- лар тартыла. Залинг дип атала ул. Шартлы каршылыкларны баулар буенча үтәргә кирәк булачак. Мәсәлән, көчле агымлы елганы аркылып чыгарга кирәк. Ярның бер ягыннан икенче ягына бау тартып, шуның буенча чыгасың. Моннан тыш, турист тауларга менәргә, төшәргә һәм башка бик күп нәрсәләргә өйрәнергә тиеш.

– Занятиеләр шул спортзалда гына үтәчәкме?

– Нигездә шунда. Әмма походларга чыгу да планлаштырыла. Җәен җәяүле, кышын чаңгыда. Грант шартлары буенча март аенда сәламәтлекләре чикләнгән балалар арасында туризм буенча республика ярышы уздырачакбыз.

– Элеккеге еллардагы җиңүләрне кире кайтарыгыз әле, Фәрит Фәтхиевич. Уңышлар сезгә!

 Гөлсинә ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International