Эшләгәннең кадерен беләләр

2017 елның 8 сентябре, җомга

Эшләгәннең кадерен беләләр

Быел иң югары нәтиҗәләргә ирешкән 200 комбайнчы 100әр мең сум Президент бүләкләре алачак. Әлегә республика буенча алдынгылар исемлегендә безнең районнан ике кеше бар. Тукай хуҗалыгыннан Рәдиф Сәфәров игеннәрне суктыруда, “Лотфуллин З.Р.” ширкәтеннән Илдус Саттаров уруда эшли.

– Безнең Илдус көн дип тә, төн дип тә тормый, гел эштә ул, – ди хуҗалык җитәкчесе Тәлгать Закиров. – Комбайны кичтән ватыла икән, иртә беләнгә төзек була.

Илдус “Полесье, комбайнын үз иткән.

– 2005 елдан бирле шушы комбайнда инде мин, – ди ул. – Бик әйбәт, уңайлы техника.

Әйбәтен әйбәт тә, аның кем кулына эләгүе дә мөһим бит әле. Ә Илдус яхшы, кайгыртучан хуҗа булып чыккан. Әлеге комбайнны чыгарган завод вәкилләре кайтып, югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен, “Жигули” машинасы бүләк итеп киткәннәр үзенә. “Аннан соң да бүләк бирделәр әле”, – ди Илдус. Күзәтеп, кызыксынып торалар, димәк.

Саттаровлар – механизаторлар династиясе дә әле. Әтисе Илдар гомере буе комбайнда эшләгән. Әнисе Гөлсинә дә тырышып хезмәт иткән, илле елга якын сыер сауган. Илдус үзе егерме еллап комбайн- да. Хатыны Гөлсинә белән өч ул үстерәләр. Гөлсинә Лесхоз мәктәбендә укыта. Олы уллары Илшат әтисе белән комбайнда эшләгән, хәзер инженер булырга укый. Уртанчысы Инсаф Үрнәктәге көллияттә 3нче курста укый, әтисе белән комбайнда эшли. Илназлары әлегә мәктәптә белем ала.

Югары Пошалымда менә шундый гаиләләр дә бар. Бу авыл кешеләренең үз авылларына тугрылыклы булып калуларына сокланырлык. Бернигә дә карамый туган җирләрендә тырышып хезмәт итеп ята алар. Яңа хуҗалар килүе дә бәхетләренә булсын. Хезмәт хакын вакытында түлиләр, пай җирләренә печән, салам биргәннәр. Әле менә арпа бирергә әзерләнеп йөриләр иде.

– Эш сорап килүчеләр күп, – ди җитәкче. – Шоферлар, тракторчылар килә.

Бер гаҗәеп хәл турында да сөйләделәр әле. Быел яздан һәр комбайн- чыга бозау биргәннәр. “Үзләре шулай сорады, җәй үсә торырлар, диделәр. Каршы килмәдек”, – ди җитәкче. Узган ел бер хуҗалыкта комбайнчыларга эшләгән өчен бирелергә тиешле бозауны да бирми тилмерткәннәр иде. Ә монда алдан биреп куялар!

Республика күләмендә танылырлык итеп эшләүче комбайнчылары булу гаҗәп түгел.

Хуҗалыкта уңай якка үзгәрешләрне һәркайда күреп була. Быел 860 гектарда күпьеллык үлән чәчкәннәр. Тишелеше бик яхшы. 15–20 ел яңарту күрмәгән басулар тәмам кыргыйланып беткән булган инде.

Районда урып–җыю эшләре тулы көчкә дәвам итә. 7 сентябрьгә 39834 гектардагы (73,4 процент) игеннәр җыйнап алынды. 16636 гектарда (77,6 процент) көзге культуралар чәчелде.

Барысы 14588 тонна сабан культуралары орлыклары салынырга тиеш. Шуның 7080 тоннасы салынды. “Ватан”, “Курса МТСы”, “Лотфуллин З.Р.” ширкәтләре җитәрлек күләмдә орлык салып куйдылар.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International