Өлкән яшьтәге хөрмәтле кешеләр

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Өлкән яшьтәге хөрмәтле кешеләр

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов район Мәдәният йортында Өлкән яшьтәге кешеләр ункөнлеген ачуга багышланган тантанада ветераннарга әнә шулай җылы итеп мөрәҗәгать итте. Ул аларга район башлыгы Илшат Нуриевның котлавын җиткерде.

Район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов үзенең чыгышында ветераннарның район тормышында мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. Өлкән яшьтәге хөрмәтле кешеләребез җәмәгать эшләрендә, сәнгатьтә актив катнаша, яшь буынны үз үрнәгендә тәрбияли, башка бик күп файдалы эшләр башкара.

Арча районы ветераннар оешмасы авыл районнары арасында иң эреләренең берсе. Аның сафларында 16 меңнән артык кеше бар. Аларның 4 меңнән артыгы бүген дә авыл хуҗалыгында, учреждение һәм оешмаларда эшләвен дәвам итә.

Район ветераннар советы өлкән яшьтәге кешеләрне төрле чараларга тарту буенча бик актив эшли. Үзешчән башкаручыларның республика фестивальләрендә безнекеләр катнашып кына калмый, ә җиңүләр дә яулап кайта. Шушы көннәрдә “Балкыш” фестиваленең ике тапкыр лауреаты “Яшь йөрәкләр” ансамбле (җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина) Казанда филармония сәхнәсендә чыгыш ясарга җыена.

Районның шахмат клубын хезмәт ветераны Әмир Шәяхмәтов җитәкли. Ул районда шахмат уенын популярлаштыру буенча актив эшли. Ветераннар Роза Әминова, Габделнәфыйк Фәттахов, Мидхәт Гайнетдинов, Мәсхүт Ногманов, Хәсибә Галиуллина, Мәсхүт Мостафин төрле турнирларда район данын яклап чыгыш ясыйлар. Алар белән янәшәдә яшь шахматчыларның да күбәя баруы куандыра.

Ветераннар яшьләр белән очрашуга йөри, музейлар төзи, паспорт тапшыра, китаплар чыгара. Аларның истәлекләрен, хатирәләрен, иҗат җимеш- ләрен газета укучыларыбыз яратып укый. Арчадан Роза Шәйхетдинова, Түбән Мәтәскәдән Габделбәр Сираҗиев, Яңа Кенәрдән Рифат Габидуллин, Шушмабаштан Халидә Сәмигуллина, Арчадан Равил Габдрахманов, Чөмә–Елгадан Фирдия Гатиятова язмалары кызыклы да, гыйбрәтле дә.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларын гөрләтеп алып баручы, фермер хуҗалыклары оештырып эшләүче ветераннарыбыз да күп. Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүров ниләр белән генә шөгыльләнми! Умартачы да ул, яшелчә дә үстерә, терлек, кош–корт асрый. Әле яңа төр кошлар чыгарырга да вакыт таба. Гармунда уйный, җырлый. Рәиснең бер улы югары белем алып туган авылына кайтты, әтисенең ышанычлы ярдәмчесе. Монда буыннар чылбыры өзелми инде.

Түбән Пошалым авылында яшәүче Камил Фатыйхов, авылдашларының пай җирләрен арендага алып, “Өмет” дигән хуҗалык оештырды. Аларны терлек азыгы белән тәэмин итә, бәрәңге игә, терлекчелек белән шөгыльләнә. Аның улы Илназ да югары белемле белгеч, әтисенең ышанычлы ярдәмчесе.

Мондый мисаллар күп. Пенсия яше җитү – хөкем карары түгел. Актив тормыш белән яшәүче өлкән яшьтәге кешеләребезнең бу турыда уйларга вакытлары да юк.

Мәдәният йортына җыелган ветераннар үзебезнең “Җидегән чишмә” халык театры артистлары куйган “Китмә, китмә, сандугач!” дигән бик мәгънәле спектакль карадылар. Безнең артистлар уйнап та күрсәтә!

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International