Арпа түгел, бодай кирәк

2017 елның 20 октябре, җомга

Арпа түгел, бодай кирәк

Белгечләр яңа сыерчык ояларын көздән куярга киңәш итәләр. Кошчыклар карап китәләр дә, язын туры шунда кайталар, янәсе. Монысы бәхәсле, әмма бездә кышлаучы канатлы дусларыбыз шул ояларда төн куна, салкыннарда, буран–җилләрдә ышыклану урыны таба.

Сыерчык оялары дисәк тә, аларга башка кошлар да яратып оялый. Бер елны бер ояда песнәкләр бала үстерде. Сыерчык- лар июнь башларында бала очыра, бушаган оялар алардан соң да хезмәт итә. Безнең куыш агачтан ясалган бер ояны сыерчыклар да, песнәкләр дә үз итә. Быел шул ук ояга кара керәшәләр оялавы яңалык булды. Бу кошларның җәй айларында һавада чыркылдашып очканын еш күрергә була, күбрәк шәһәрләрдә була алар. Җиргә төшмиләр диярлек, күп вакытларын һавада үткәрәләр, бик кызу очалар, азыкны да һавада табалар. Көннәр җылынып җиткәч кенә кайткан бу кошлар август ахырында җылы якларга китеп тә баралар.

Көз җитүгә песнәкләр урманнардан кеше яшәгән урынга сыена. Әлегә азык җитәрлек үзләренә. Әмма көнбагышны аеруча яраталар, алар өчен әзерләп куйган “башларны” иртән тәрәзә каршындагы ботакка элеп куям, кичкә ялт иттереп куйган булалар.

Миләш чыпчыклары кыраулардан соң тәмләнеп киткән миләш тәлгәшләре тирәсендә чыр–чу килә. Бу җимештән ала карга, чәүкә, саескан да авыз итәргә каршы түгел.

Кошлар яхшы урман үстерүчеләр дә. Миләш, шомырт һ.б. җимешләре төшләрен кая гына таратмый алар.

Кара каргалар туган яклар белән саубуллаша, бу көннәрдә аларны озатып йөргән чәүкә дуслары моңсу күренә. Март башларына кадәр аерылып торырга туры киләчәк бит.

Безнең белән һәрвакыт бергә булган чыпчык дуслар кышын ышыкланыр өчен урын әзерли. Кеше янында булганда азык өчен әлләни борчыласы юк. Әле беркөн Иске Ашыт авылында яшәүче Хәмбәл Вәлиев шул турыда сөйләп алды: “Тавыкларга дип савытка башта бодай, аның өстенә арпа салган идем. Бераздан чыгып карасам, тирә–якта арпа чәчелеп ята, ә бодай юкка чыккан. Бик аптырадым моңа, тагын шулай эшләдем дә, качып күзәтеп торам. Берзаман көтүе белән чыпчыклар килеп төште. Болар арпаны чәчәргә тотынмасынмы?! Бактың исә, бодайга юлны шулай ачалар икән. Баш бар икән үзләрендә!”

Игътибарлырак булсаң, кошлар дөньясында кызыклы хәлләр күп.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International