1 ноябрь көнне “Арча” спорткомплексы спорт залында 2004-2005 елгы кызлар һәм егетләр җыелма командалары арасында волейбол буенча ачык Арча районы беренчелеге узды. Ярышта 104 спортчы - 8 егетләр командасы һәм 5 кызлар командасы катнашты.
Нәтиҗәләр:
Кызлар командалары арасында:
1 урын – Яңа Кенәр мәктәбе,
2 урын – Арчаның 1 нче номерлы мәктәбе,
3 урын – Кукмара “Зилант” спорт мәктәбе,
4 урын – Шурабаш мәктәбе,
5 урын –Теләче спорт мәктәбе.
Егетләр командалары арасында:
1 урын – Яңа Кенәр мәктәбе,
2 урын – Әтнә районы Күнгәр мәктәбе,
3 урын – Казанбаш мәктәбе.