Арча балыкчылары Камада
Беркөн 30 градуслы салкында тунга төренгән берәү балык тоту җайланмаларын күтәреп су буена төшеп бара. Ә без җылы машинада. “Эх, җылы өендә генә утырса инде”, – ди юлдашым. Нинди өйдә утыру ди ул – арчалар әнә 14 гыйнварда машиналарга утырып Камага ярышка барды.
– Барып–кайтуы 140 километрга җыела, – ди һәвәскәр балыкчыларның берсе Ленар Гыйлаҗиев. – 43 кеше бардык, ерткыч балыклар тоту буенча ярыш оештырдык.
Ярышны оештыручы, бүләк–мазарларны алучы – Арчадагы “Балык кибете” хуҗасы Илнар Рәхимов.
Арча балыкчыларының үз клублары, Интернетта төркемнәре бар икән. Хәзерге вакытта анда 94 кеше теркәлгән. Кем кая барган, нинди балык тоткан – көне, сәгате белән хәбәрләшеп торалар. Бергәләп ерак араларны якын итеп юлга чыгалар.
Болар гади генә балыкчылар да түгел әле, алар өчен чын балык – ерткыч балык.
– 8 кило ярымлы судак тотканым бар, – ди Ленар.
Арча балыкчыларының читкә чыгып үткәргән беренче ярышы бу. Иртәнге сигездән көндезге 2 сәгатькә кадәр тоталар балыкны. Барысы 4 килодан артык балык тотып Ленар Гыйлаҗиев беренче урынны яулый. Иң зур балыкны – 2 килограмм 800 граммлы судакны да ул эләктерә.
Фәнил Галимов – икенче, Владимир Тихомиров – өченче, Искәндәр Җәләев – дүртенче, Илһам Рәхимҗанов – бишенче, Артем Осин алтынчы урында.
– Бик күңелле булды, рәхәтләнеп ял итеп кайттык, – ди Ленар Гыйлаҗиев.
Ильяс Сәхәпов