“Безнең күңелдә син, Тукай”

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

“Безнең күңелдә син, Тукай”

Арча сәнгать мәктәбендә шушы исем астында рәсем күргәзмәсе, ягъни кечерәк кенә булса да, эчтәлеге белән зур мәгънәгә ия булган галерея ачылды. Кечкенә, чөнки ул әлегә зур залларны биләми, кечерәк кенә мәйданда урнашкан, зур, чөнки ул балаларыбыз, мәктәпнең сәнгать бүлегенә йөрүче укучылар рәсемнәрен үз эченә алган. Һәм нинди генә рәсемнәр әле! Тукай әсәрләрен бөек рәссамнар гына түгел, балалар да бик еш үз иҗатларында сүрәтли. Алар өлкәннәрдән аермалы буларак үзләренә генә хас булган осталык белән башкалар күзенә чагылмаган сыйфатларны күреп алырга да өлгерә. Шуңа рәсемнәре дә самими, халыкчан, кызык- лы килеп чыга.

Күргәзмәне ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов катнашты.

–Бу галереяны без Татарстан Республикасы грант проекты кысаларында оештырдык һәм Габдулла Тукайга багышладык. Ул сәнгать бүлеге укучыларының һөнәри осталыгын үстерүгә этәргеч тә булыр, дип ышанабыз, – диде чараны ачу тантанасында сәнгать мәктәбе җитәкчесе Гөлнара Сабирова.

– Мәдәният министрлыгы тарафыннан бирелгән проектлар планнарны тормышка ашырырга, матди-техник базаны ныгытырга ярдәм итә. Сәнгать мәктәбенең беренче күргәзмәсе Тукайга багышлануы очраклы түгел. Чөнки Тукай – үзебезнеке! – диде Рамил Мөхетдинов.

Тантанада сәнгать мәктәбе укучылары башкаруында Тукай шигырьләре, җырлар яңгырады. Шүрәле белән Су анасы да “кунакка” килде. Тукайга багышланган чара ничек инде алардан башка үтсен!

Соңыннан сәнгать бүлеге укытучысы Раилә Фәтхуллина укучылар, кунакларны күргәзмә белән таныштырды.

– Күргәзмә ике бүлектән тора. Беренчесе Тукай әкиятләренә нигезләнгән, икенчесе бүгенге көнне яктырта. Рәсемнәр акварель белән генә түгел, гади карандаш, гелевый ручка белән дә ясалган, – диде ул. – Балаларның фантазияләре зур урын алган. Алар Кәҗә белән Сарыкны да үзләренчә күргән, Шүрәлене дә сөйкемле итеп ясаган, Су анасы дөньясын, Печән базарын да сүрәтләгән.

Татар халкының бүгенге тормышын чагылдырган рәсемнәр дә бар. Анда татарларның үз стиле, орнаментлары, киемнәре, бәйрәмнәре күрсәтелгән. Зөһрә Нигъмәтҗанова (“Кем өлгерер”), Илшат Әскәров (“Күңелле сабантуй”) рәсемнәрендә татар халкының милли бәйрәме Сабантуй күренешләре сүрәтләнгән. Лилия Хәбибрахманова “Гаиләмә татар стиле” дигән теманы ачкан, Ленар Мөхәммәтҗанов “Кырлай”ны күрсәткән, Йолдыз Салихова “Кәҗә белән Сарык”ны, Галия Гайнетдинова “Печән базарын” үзенчә күргән. Ләйсән Закированың “Тукай Петербургта” дигән әсәре миндә аеруча соклану уятты. Әйтерсең, чынбарлык.

Айгөл Хуҗина, Фирүзә Гыйз- зәтуллина, Айгөл Мөхәммәтгалиева, Резеда Мөгаллимова, Руслан Гыйльметдинов, Азалия Әхмәтгалиева, Динар Шаһиәхмәтов, Алсу Әхмәдуллина, Дина Сергеева, Юлия Хангәрәева, Сергей Петряков, Алсу Хөснетдинова, Сафия Шәяхмәтова иҗатлары да мактауга лаек.

– Бу эш моның белән генә тәмамланмас, күргәзмә тагын да баетылыр, зураер әле, – диде Раилә Фәтхуллина, галереяның киләчәген күзаллап.

Гөлсинә Зәкиева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International