Җыр яшәтә дә, яшәртә дә

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Җыр яшәтә дә, яшәртә дә

“Җир бизәге – туган авылым белән, мактанырлык минем хакым бар”. Авылларда шушы исем астында урам концертлары бара. Чыннан да, мактарлык һәм мактанырлык безнең халык. Эштә дә уңган, тормышта да булган, җыр-биюгә дә оста. Авыл җирлекләрендә барган урам концертларында нинди генә талантлар ачылмый. Гади бер хезмәт кешесе бөтен залны шаулатып җырлап яки сәхнә идәннәрен дер селкетеп биеп җибәрә, исең-акылың китә. Узган шимбәдә Сикертән авылында булган иҗат концерты да күңелдә матур тойгылар калдырды. Бу як авыллары үзешчәннәре чыгышларын беренче тапкыр гына карау түгел. Талантларга бай төбәк бу. Әлеге концерттан соң кабат бер кат шуңа инандык. Башта ул авылларда булган, һәр урам концерт куйган, иң яхшы дип табылган номерлар Сикертән күпфункцияле үзәгендә чыгыш ясау хокукын яулаган.

29 хуҗалыклы, 300гә якын кеше яшәгән Мөрәледә нинди талантлар бар! Хорга кадәр оештырганнар. Авылның имам-хатибы Расыйп Нәбиуллин, аның улы Разил җыр сузса, Расыйп абыйның оныгы Гөлназ биеде. Әнә шулай балалар да, яшьләр, урта буын вәкилләре дә, ветераннар да сәхнәгә чыкты ул көнне. Хезмәт ветераннары Гөлсинә Хәйруллина үзе иҗат иткән шигырьләрен сөйләсә, Нәзирә Фәйзрахманова көчле, матур, моңлы тавышы белән сокландырды, Гөлсәрвәр апа Госманова юмористик әсәрләре белән тамашачыны көлдереп алды.

Курса-Почмактан “Наз” бию төркеме чыгышын тамашачы яратты. Гөлия Рәхиева бик матур җырлады. Ләйсән Шиһапова, Фирүзә Шиһапова, Фәнүзә Галимҗанова чыгышлары да алкышлар яулады.

Иске Масраның Мисыр исеменнән алынганлыгы билгеле булды. Шундый исемне йөрткән авылда ничек талантлар булмасын ди. Флүзә Хәсәнованың тавышы берәүне дә битараф калдырмады. Фәнзил Әсхәдуллин һәм Нәсим Габидуллин, Рәимә һәм Мәүлит Исламовлар чыгышлары да ошады.

Гөберчәкләр чыгышын “Чабата” биюе белән иң яшь биюче Гөлфия Шәфыйкова башлап җибәрде. Чыгышы белән шушы авылдан булган, хәзер кунакка кайтып йөрүче Алия Ногманова да урам концертларында катнашкан. Әлфия Мөсәгыйтова кул эше остасы да икән. Теккәндә, чиккәндә, пешергәндә җырларга ярата. Моң белән тулы булгангадыр инде, ризыклары тәмле, эшләре матур чыга. Бу көнне ул “Мәк чәчәге” белән чыгыш ясап, бигрәк тә өлкән тамашачыларны сөендерде, яшь чакларын исләренә төшерде.

Сикертәннән Илшат Мәһдиев җырлавын күптәннән яратып тыңлыйм. Профессионал җырчылардан ким түгел ул. “Сикертәнем” дигән җыры белән бу юлы да Сикертән авылы үзешчәннәре концертын Илшат башлап җибәрде. “Ләйсән” бию төркеме чыгышлары белән сөендерде. Солдат киеменнән чыккан укучы Динияр Баһаветдинов чыгып, “Герман” көен сузгач, зал гөрләтеп кул чапты. Уңышлары да бар икән инде Диниярның. Аңа киләчәктә яңадан–яңа үрләр яулавын телибез.

Һәр кешенең дә исемен тезеп китеп булмый, аңларлар, гафу итәрләр, дип уйлыйбыз. Тик бу алар начар чыгыш ясады дигән сүз түгел. Әлеге концертка иң-иң яхшы номерлар гына сайланып алынуы үзе үк шуны күрсәтә.

– Оештыручыларга һәм барлык катнашучыларга зур рәхмәт, – диде “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов. – Эшләрегез белән дә, бүгенге чыгышларыгыз белән дә үрнәк күрсәтәсез.

 Гөлсинә Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International