Фәнил һаман арабызда кебек

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Фәнил һаман арабызда кебек

Кеше китә, җыры кала, диләр. Бу сүзләр районда эшмәкәрлекне беренчеләрдән булып башлап җибәргән, халыкка, районга бүген дә игелекле хезмәт күрсәтүче “Металл” ширкәтен оештырган нәкъ Фәнил Гарәфиев турында әйтелгән кебек. Арабыздан мәңгелеккә киткәненә дә шактый еллар инде, ә аны һаман юксыналар, аның истәлегенә спорт ярышлары үткәрәләр, гаиләсе, туганнары, дуслары сагынып искә алалар. 21 гыйнвар – Фәнилнең туган көне. Аңа быел әле 50 яшь кенә туласы иде. Бу көнне “Арча–Арена” Боз сараенда ветераннар арасында Фәнил Гарәфиев истәлегенә хоккей турниры үткәрелде. Бу очраклы түгел, чөнки Фәнил үзе дә бу уенны бик ярата иде. Ул фикердәшләре, дуслары белән Байлар Сабасы, Кукмарага кадәр барып хоккей уйнап йөрде. Районда хоккейны үстерүгә зур өлеш кертте. Үзе арабызда булмаса да, аның бу игелекле эше дәвам итә, аның истәлегенә төрле спорт ярышлары оештырыла.

Әлеге турнирда алты район командалары катнашты. Хоккейчыларның күбесе Фәнилне күреп белә. Хәер бу көнне Фәнил үзе дә Боз сараенда иде. Зур экранда аның турында видеофильм күрсәттеләр. Ул анда гаиләсе белән ял итә, хоккей уйный, чаңгыда шуа. Спортчыларга уңышлар да теләде әле!

Халык хәтерендә ул шулай исән булып яши, уңышлар теләп, читтән генә күзәтеп тора кебек.

Турнирны ачкан вакытта район башлыгы Илшат Нуриев та Фәнил Гарәфиевны җылы сүзләр белән искә алды. Фәнилнең тормыш иптәше Лилия ханым якты истәлекләрен яңартты.

Ветеран хоккейчылар әле осталыкларын җуймаган, матур, мавык-

тыргыч уен күрсәттеләр. Арчаның “Металл” командасы Балтач уенчыларын финалда җиңеп кубокка ия булды. Кукмара командасы өченче урында.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International