Кыш бурансыз булмас

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Кыш бурансыз булмас

Төне буе дулаган буран иртән дә тынарга уйламый. Кичтән Апазга баруны планлаштырган идек. Бер нигә дә карамый юлга чыгарга булдык. “Әйбәт көнне бар кеше дә йөри, менә шундый көнне йөрергә кирәк” , – дип, көлешеп тә алдык. Бер радионың алып баручысы да әнә: “Кыш буранлы була инде ул”, – ди.

Ара шактый ерак, авыллар аша узганда капка төпләрен көрәүчеләр күзгә чалына. Уйлар ерактагы балачакка алып китә. Бик карлы, озакка сузылган зәмһәрир салкынлы да була иде ул чакта кышлар. Көчле бураннардан соң: “Фәлән кешеләр чорма тәрәзәсеннән чыккан”, – дип сөйләрләр иде. Өйләр дә кечкенә, күбесе ике тәрәзәле иде шул. Бар халык көрәк белән чишмә–коега юл ача, тау юлларын көри.

Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков безне колач җәеп: “Исән–имин килеп җиттегезме? Хәерле хезмәт көне белән!” – дип каршы алды.

– Кичә генә бар юлларны әйбәтләп ачканнар иде. Менә тагын каплап китте, – диде ул. – Ярый әле безнең “Ватан” хуҗалыгы бар, бу яктан күңел тыныч, ике арада килешү төзедек, алты авылда да юлларны, урамнарны ачып торалар.

Авыл җирлекләре башлыкларының хезмәт машиналары әйбәт хәзер.Аларга көн саен диярлек авылларда булып чыгарга, халык сулышын тоеп яшәргә кирәк.

Юл уңаеннан Каратай авылына кереп чыктык.

– Ниндидер серле, аһәңле, матур исем! – дим.

– Бу тирә авыллар арасында иң борынгы авыл санала ул, – ди Ренат Шамил улы. – Узган ел урамнарына үзара салым акчасы исәбенә таш түшәдек.

Заманында хәйран зур авыл булган, хәзер дә кырыкка якын хуҗалыгы бар. Буш урыннар да шактый, буш йортлар да күзгә ташлана. Авыл җирлеге башлыгы хисап җыелышында: “Алты авылда кеше яшәмәгән алтмыш йорт бар”, – дип сөйләгән иде...

Тизрәк күңеллерәк темага күчәсе килә. Юлдашым да шуны сизгәндәй: “Пөшәңгәрдә яңа хоккей мәйданчыгы ачтык бит әле, шуны карап килик, – диде. – Безнең Апаз, Хәсәншәех авылларында менә дигән хоккей мәйданчыклары бар, хоккейчыларыбыз да көчле. Хәсәншәех командасы район башлыгы призын да алды. Пөшәңгәрдә дә әйбәт команда бар, уйнаучылар да күп, ә мәйданчык юк иде. “Ватан” хуҗалыгы җитәкчесе Мансур абый әйтә: “Без ник Пөшәңгәрдә дә ясамыйбыз аны, алар кемнән ким?” – ди. Менә эшләтте дә куйды бит. Төн уртасына кадәр шау–гөр килеп тора боз өсте. Әле тагын планнар бар, менә бу урында, хоккей мәйданчыгы белән янәшәдә спорт мәйданчыгы куелачак, программага да кертелде инде”.

Пөшәңгәрнең карап туймаслык мәктәбе–балалар бакчасы, өр–яңа клубы, матур йортлары, мәһабәт мәчете, тырыш кешеләре бар.

Без шул тырыш кешеләрнең берсе – Илһам Низамовның крестьян–фермер хуҗалыгында булдык. Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин аның узган ел 5 процентлы кредит рәсмиләштереп, “МТЗ–82” тракторы алуы турында әйткән иде. 5 процентлы кредит эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, крестьян–фермер хуҗалыкларына бирелә. Узган ел аны “Игенче”, “Кырлай”, “Ватан”, “Аю” ширкәтләре, Минхәиров, Низамов крестьян–фермер хуҗалыклары алган (Россия хөкүмәте карары буенча мондый ташламалы кредит быел да биреләчәк. Белешмәләр өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк).

Илһам әнә шул трактор белән ферма тирәсен кардан чистартып йөри иде.

– Әйбәт булды әле бу тракторны алу, – диде ул, исәнләшү белән. – Шуның белән күпме эш башкарам, тик менә соңгы вакытта сөт бәяләре төшеп китү генә борчуга салды.

Илһам Низамов югары белемле агроном, хуҗалыкларда 15 ел белгечлеге буенча эшләгән. Авыл кешесенә файдалы программалар гамәлгә кергәч, грант отып, гаилә фермасы төзи. Хәзерге вакытта 24 сыеры, йөз гектарга якын җире бар. Ул җирләр ферма яныннан ук башлана. Эш җитәрлек, билгеле, хатыны Эльмира, уллары белән бергәләп тырыш хезмәт куя алар. Җәен сыерларны “электр көтүчесе” көтә.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International