Янганнан соң дөньяга карашым үзгәрде

2018 елның 9 феврале, җомга

Янганнан соң дөньяга карашым үзгәрде

Арчада яшәсәм дә Гөлара Шәрипова турында мин беренче тапкыр Буада ишеттем. Буа дәүләт сатира театры җитәкчесе Раил Садриев аның бер шигырен укыды. Күпмедер вакыттан соң шул ук шигырьне ул Арча Мәдәният йортында сөйләде һәм сәхнәгә авторны (“Без аның белән бер–беребезне ачтык. Ул минем шигырь аша моноспектакльгә кереп китте”, – ди Гөлара.) чакырды. Шигырьләрен даими укып барсам да, Гөлараны беренче тапкыр шунда күрдем.

Беркөнне миңа “Каурый каләм” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Халидә Фәйзрахманова шалтыратып, Гөлара Шәрипованың китабын тәкъдир итү кичәсенә чакырды. Әмма мин искиткеч матур, мәгънәле, тормышчан шигырьләр авторы белән кабат сәхнәдә очрашуга караганда шәхсән үзе белән кара–каршы утырып аралашуны уңайрак күрдем. Озакка сузмыйча Казанбашка юл алдым. Гөлараның артык тыйнак булуын, үзен күрсәтергә яратмаганын ишетеп белгәнгә, аңа бу хакта юлга чыккач кына шалтыраттым.

– Әле генә эштән кайттым (Казанбашта балалар бакчасында эшли). Башыма шигъри юллар килде дә, шуларны сыр- лап утыра идем, – дип уңайсызланып кына каршы алды Гөлара.

Әмма без аның белән тиз уртак тел таптык. Сүзне балачактан башладык. Ул елларны Гөлара бик теләп искә алды. “Иске Төрнәледә алты балалы гаиләдә бишенче кыз бала булып дөньяга килдем. Абыебыз бик яшьли юл фаҗигасендә һәлак булды. Кечкенә генә йортта әби–бабай белән тынычлыкта, мәхәббәттә, бер авыр сүз ишетмичә үстек. Шуңа барыбыз да нечкә күңелле булганбыздыр. Оялчан, кыюсыз, тыныч бала булдым, яхшы укыдым. Рәсем ясарга ярата идем, – ди ул.

9 сыйныфны тәмамлаганнан соң кыз апалары кебек (2се – укытучы, 2се балалар бакчасында эшли) педагог һөнәрен сайларга була. Педагогика көллиятенә киткәндә әнисе: “Барыгыз да укытучы булмассыз инде, керә алмасаң ярар иде”, – дип кала. Әмма Гөлара укырга керә.

– Яшьлегемдә көндәлек яза идем. Шигырьләр күчерәм, рәсемнәр ясыйм. Шундый хыялый булдым, – дип искә ала ул. – Көллиятне төмамлагач, Шурага эшкә җибәрделәр. Әти озата китте. Торачак фатирымның кая урнашканын сорарга дип комбайн төзекләндерүче берәүгә (урамда башка кеше юк иде) мөрәҗәгать иттек. Комбайн астыннан битләре кап–карага буялып беткән яшь егет чыкты һәм безгә юлны аңлатты. Ә кичен клубка чыкканда хуҗа хатын: “Әллә кемнәргә күз салма, мин сине күрше егете белән таныштырам”, – дип озатып калды. Ул әлеге комбайнчы егет булып чыкты.

Бер елдан Гөлара белән Ингел өйләнешеп тә куялар. Уллары Салават, Айзат туа. Әмма йортлары иске булу сәбәпле (хәтта газ да кермәгән), гаилә Иске Төрнәлегә күчеп килә. Эш урыннары да табыла. Тау башына бик матур урынга йорт та төзи башлыйлар. Озак-лык белән салынса да, үз нигезләре. Яшьләр сөенеп туя алмый. Тик... кайгы аяк астында йөри, диләр. Бер ел гына яшәп калалар яңа өйдә, лапастан ут чыгып яңасы да, искесе дә янып бетә. Ул вакытта өченче уллары – Маратлары да туган була.

– Авыл халкы да, ул чактагы авыл җирлеге җитәкчесе Раян абый да бик булышты. Казанбаштагы төзелеп бетмәгән шушы йортны сатып алдык. Яңарттык. 2014 елда улым Азатны алып кайттым. Күп кеше: “3 малай янына кыз алып кайтасың килдеме?” – дип сорый. Юк, миңа кем булса да барыбер иде. “Кыз бала туса, минеке түгел ул”, – дип шаяртты да әле Ингел. Бала табасым килде, бала үстерү мизгелләрен үлеп яратам. Малайларым кызлар кебек, йомшак күңелле, акыллы. Минем белән серләрен дә уртаклашалар. Үзем бик яраткангадыр. Үсеп беттеләр инде. Салават армиядән кайтып эшли, Айзат – армиядә, Марат 8 – сыйныфта, Азатка да 3 яшь. Кечкенә улымны тапкач үземне күкнең җиденче катында итеп тойдым. Әтисе дә эштән Азат дип кайтып керә. Бәхет алып килде ул.

Кичерешләре күңеленә сыймый Гөлараның, кулына каләм ала. Башта баласы турында яза. “Аннан янганнан соң дөньяга карашым үзгәрде. Тормышның кадерен белергә өйрәндем. Моның өчен авыр-лык аша үтәргә кирәк икән. Улым армиягә киткәч, аңа багышлап шигырьләр иҗат иттем. Баштарак ирем хыялый, дип (Ингел үзе бик матур җырлый) көлемсерәп тә йөргән иде. Шигырьләремне яшәргә көч бирә, диләр. Миндә мәхәббәт шигырьләре аз, тасвирлаулар куллана белмим. Ничек уйлыйм, шулай язам. Кушканга да яза алмыйм, кичерешләремне сырлыйм. Мәсәлән, китап тәкъдир итү кичәсеннән соң кешеләрнең җылы мөнәсәбәтеннән хәтта елыйсым килде. Шулай “Рәхмәт” дигән шигырем туды”, – ди ул.

Бүгенге көндә Гөлара Шәрипованың 500ләп шигыре бар. Әлегә кадәр ул аларны Интернетта “Тормыш китабы” дигән төркем ачып, шунда биреп барган. Кайбер шигырьләренә көйләр дә иҗат ителгән. 80000 укучысы гына бар. Алар теләге, киңәше, иҗади дусты Гөлүсә Шаһбан ярдәме (Гөлүсә һәм Закир Шаһбан иҗат кичәсенә дә кайткан) белән китап бастырырга булган. Үз хисабына. Кредитка акча алып. Шулай 176 шигырьне туплаган “Баллы көзләрем” дигән китабы дөнья күрә. Алып та бетерә язганнар инде. Почта аша да сораталар икән.

– Тагын 300 шигырем бар. Әрәм–шәрәм иткәнче, аларны да бастырырга иде. Истәлеккә. Җәйгә булыр инде, – диде һәвәскәр шагыйрә.

Иҗади уңышлар телибез сиңа, Гөлара. Шигырьләр иҗат итәргә бары тик уңай тойгылар гына этәргеч булсын.

Гөлсинә Зәкиева

 

Гөлара Шәрипова шигырьләре белән arskmedia.ru сайтында таныша аласыз

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International