Курсалар булдыра!

2018 елның 16 феврале, җомга

Курсалар булдыра!

Алар эшләсә, җиренә җиткереп бетермичә туктамый, сәнгать, иҗат дигәндә, бар сәләтләрен эшкә җигәләр. Моның шулай икәнлеген “Җир бизәге — туган авылым белән мактанырлык минем хакым бар” дип исемләнгән концертта тагын бер исбатладылар. Урта Курса авыл җирлегенә кергән өч Курса, Сарай-Чокырча, Алан авыллары турында сүзем.

Бу яклар турында Мөхәммәт Мәһдиев тә яратып язган. Уңган, эшчән, булдыклы халкы турында гына түгел, атаклы көрәшчеләре, мәсәлән, “Курса корысы” дигәне хакында аеруча мактаган. Курсалар үзләре дә горурлана үткәннәре белән. “Сөлге җыю” күренешендә “Курса корысы” да телгә алынды. Гомумән, бу якларның тарихы бай: Курсавие, заманында мәдрәсәләре белән дә данлыклы шул алар. Ә бүгенге көндә сәхнә тотарлык нинди талантлы яшьләре бар! Башкаларның хәтере калмасын, тик берничә җыр- чыны әйтми калып булмый: Гөлзия Шәфигуллина җырлаганда, күңелләр авыл урамнарыннан “йөгереп”, әллә ниди хисләр өермәсендә “йөзде”, ә өч егетнең Рифат Зарипов репертуарындагы “Авыл җыры”н башкаруы! Мондый моңлы, сәләтле яшьләр булганда, авыллар яшәячәк!

Аланнар да курсалардан калышмый. Бер токымнан шул алар. Колхозлашу чорында, 30нчы еллар башында, Курсадан берничә егет берничә чакрым ераклыктагы урман аланында җир ала, казык кагып йорт сала башлыйлар. Иң беренче төпләнгән егет Зиннәтулла тәкъдиме белән авылга “Алан” дип атама бирәләр. Аланның матурлыгы һаман шул ук: урман куенына сыенып утырган авылга кергәндә түгәрәк күлләр каршы ала. Аланда да талантлы яшьләр, бигрәк тә җырчылар күп икән. Кечкенә авыл булса да, эче тулы төш–талант икән. Республика дәрәҗәсендә танылган диктор Дилбәр Фәизләре, артист Булат Сәлаховлары белән горурлана алар.

Сарай-Чокырчаның клуб мөдире Марсель Шәрәпов үзе бер талант иясе: гармунда уйный, җырлый, хәтта шигырьләр иҗат итә ул. Авылның үткәнен, бүгенгесен шигырь юлларына гына түгел, көйгә дә салган ул, аны яшьләр белән бергәләп сәхнәдән башкардылар.

Сәхнәдә Сарай-Чокырчадан Венера Вәлиева җырлый. Нинди талант ияләре яшеренеп ята бу авылларда... Әгәр профессиональ сәхнәгә менсә, чын әгәр, Әлфия Афзаловадан калышмас иде ул моңлы тавышы белән.

Талантларны барлар өчен ярый әле район тарафыннан шундый концертлар оештырылган. Әнә тагын нинди талантлар үсеп килә: Кәрим Закирҗанов, Самат Минһаҗев, Әнис Шакиров, Зилә Гайнуллина бәләкәй, яшь булсалар да, авыл җирендә яшәп тә җыр сәнгатен, музыка уен кораллары, скрипкада уйнау серләренә төшенү өчен тырышалар, махсус белем алалар. Самат инде күп конкурсларда катнашырга да өлгергән. Балаларның сәләтен үстерү өчен көчләрен куючы әти- әниләргә рәхмәт.

Арчадан килгән жюри вәкиле Зөлфәт Сибәгатуллин да концертка әйбәт бәя бирде. Бер җитешеп бетмәгән ягын гына әйтте, “Видеослайдлары бик аз, урам концертлары, гадәттә, видеослайдларга нигезләнә”. Җитешмәгән якларны киләчәктә төзәтерләр, әлбәттә. Беренче коймак, гадәттә, төерлерәк була.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International