Юллар Ашытбашка илтә

2018 елның 23 марты, җомга

Юллар Ашытбашка илтә

Сөләйман Галиуллин үзе дә тынгылык белми, башкаларга да йокымсырап йөрергә ирек бирми. Тырыша торгач Ашытбаш урта мәктәбендә районның шахмат–шашка үзәге ясады бит. Монда инде Рәмизә Кавиеваның да өлеше зур. Ул хуплап тормаса Сөләйманга кыенгарак туры килер иде. Район башлыгы Илшат Нуриев үзәккә шахмат комплектлары бүләк итте.

Әле менә узган шимбәдә Ашытбаш мәктәбендә 1–10 сыйныф укучылары арасында шахмат–шашка буенча республика турниры үткәрелде. Анда Казан шәһәреннән татарның бөтендөньяда танылган атаклы шахматчысы Рәшит Нәҗметдинов исемендәге “Олимпия” резервы мәктәбеннән тренерлар, хөкемдарлар, укучылар килгән иде. Саба, Балтач һ.б. күрше–тирә районнар вәкилләре дә мондый ярышларда бик теләп катнаша.

– Уенчылар арасында уннан артык Россия, Татарстан призчылары бар, – диде Сөләйман Галиуллин. – Хөкемдарлар да, тренерлар да танылган кешеләр.

Мине күбрәк райондашлар кызыксындыра. Шундый мәртәбәле ярышта һич тә сынатмады алар. Шушмабаш мәктәбеннән Динарис Таҗетдинов, Пөшәңгәрдән Руслан Котдусов, Ашытбаштан Гүзәл һәм Рүзәл Фәйзрахмановлар, Яңа Кырлайдан Фирүзә Минҗанова, Яңа Кенәрдән Гүзәл Төхвәтуллина, Урта Курсадан Камил Шәфигуллин уңышлы уйнадылар.

Мондый ярышларда беренче тапкыр Яңа Кенәр интернат– мәктәбе укучылары да катнашкан һәм матур уен күрсәткәннәр. Носы мәктәбе укучылары елдан–ел осталыкларын арттыра баралар икән.

Тренерлар да ярышты. Алар арасында Сөләйман Галиуллин беренчелекне яулады. Урта Курсадан Мөдәрис Лотфуллин, Шушмабаштан Рәҗәп Вилданов призлы урыннар алдылар.

Тренеры нинди – укучылары шундый. Сөләйман Галиуллин әзерләгән Ашытбаш командасы беренче булды. Саба һәм Шушмабаш командалары – икенче, Урта Курса командасы – өченче.

Хуҗалар ярышлар әйбәт үтсен өчен барын да эшләгән иде. Мәктәп директоры гел шунда булды. Тәмле ашлар белән сыйладылар. Бар да рәхмәт әйтеп таралышты.

Якындагы елларда шахмат мәктәп программаларына да кертеләчәк. Мондый ярышларда чыныгу алган балалар өчен көтеп алган дәресләр булачак ул.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International