Янып–көеп йөрер кеше булса…

2018 елның 23 марты, җомга

Янып–көеп йөрер кеше булса…

Югары Аты хоккей командасы белән тренерлары Илнур Абдрахмановны аерып сөйләү дөреслеккә туры килмәс иде. Илнур исеме чыкса, хоккей командасы турында уйлыйсың, ә команданы ару–талуны белмәс, шул хоккей өчен янып–көеп йөргән, шуннан үзенә рәхәтлек алган тренердан башка күз алдына китереп булмый. Шул Илнур җитәкчелегендә 70 хуҗалыклы авылда шау килеп, олысын–кечесен боз мәйданчыгына тартып, ничәмә–ничә еллар инде хоккей уйнап яталар. Алай гынамы, ярышлар, иптәшләрчә очрашулар оештыралар, райондагы башка, көчлерәк командаларны да чакыралар, үзләре дә бер ярыштан да калмыйлар.

– 2001 елда Рүзәл Гәрәев белән башлап җибәргән идек бу эшне. Шуннан бирле бик күп җиңүләр яуладык, уңыш- ларга ирештек, – ди

Илнур.

Еракка китмичә, агымдагы елны гына алыйк. Икенче елын инде Югары атылар район хоккей лигасында өченче урынны яулаганнар. Быел “Ватан” хуҗалыгында үткән ярышларда беренче булганнар. Бу юлы алар командаларына Субаш Аты егетләрен дә алганнар. Шорт–трек буенча ярышларда финалга үтеп, 9 еллык мәктәпләр арасында беренчелеккә чыкканнар. Иң кызыгы, үз авыл җирлекләрендәге һәр авылда хоккей командасы туплап, “Яңарыш” күчмә кубогы беренчелегенә үзара ярышлар үткәргәннәр. Икешәр уен (үзләрендә һәм “кунакта”) булып, һәр авыл аны карый алган. Җиңүне тагын Югары Аты командасы яулаган.

Ә 11 март көнне Югары Атыда чын бәйрәм, хоккей сөючеләр бәйрәме үткән. Бирегә Татарстан Республикасы балалар хоккее федерациясенең башкаручы директоры, спорт остасы, Россия чемпионы Кирилл Голубев, аның урынбасары, спорт остасы, ветераннар арасында дөнья чемпионы Сергей Закамский, “Ак барс” хоккей командасы хоккейчысы Данис Зариповның “Победный бросок” хәйрия фонды җитәкчесе урынбасары, спорт остасы, Россия чемпионы Руслан Зәйнуллин һәм шулай ук спорт остасы, Россия чемпионы Виктор Калачик килде. Ни өчен алар нәкъ менә шул кечкенә генә Югары Атыга юл алган? Монысына да Илнур сәбәпче.

– 2015 елда мин федерациягә хат белән мөрәҗәгать иттем. Шуннан башлап алар соравы буенча һәр ел нәрсә белән шөгыльләнүебезне күрсәткән фоторәсемнәр, видеолар җибәреп тордым, – диде тренер. – Берничә тапкыр көтмәгәндә кайтып төшеп, мин юллаган

мәгълүматларның дөрес- леген дә тикшереп киттеләр. 6 мартта Сергей Закамский: “Бик ошады. Тырышасың. Шундый фанатлар булуына без бик шат. Сезгә кайтабыз”, – диде. Сүзләрендә тордылар.

Бу көн авылда чын сабантуй булган. Әти–әниләр, балалар – бар да хоккей мәйданчыгы янына җыелган. Арча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе завучы Венера Таджибаева чараны алып барган. Түбән Атыдан Камил Хөснетдинов музыкаль аппаратура белән ярдәм иткән. Фердинанд Хәйруллин да кулыннан килгәнчә булышкан. Төрле яшьтәге 25тән артык яшь хоккейчы җыелган. Танылган шәхесләр, спорт осталары сәгатьтән артык осталык дәресләре үткәргәннәр, күп күнегүләр күрсәткәннәр. Яшь хоккейчыларга гына түгел, тренерның үзенә дә тәҗрибә алу өчен зур эш булган.

– Кирилл Голубев аптырады. “Сез бөтен кешенең дә башын әйләндереп бетергәнсез икән. Саф һавадагы массакүләм спортны пропагандалау, талантларны үстерүгә зур өлеш кертәсез. Кечкенә авыллардан да дөньякүләм танылган шәхесләр чыга”, – диде. Минем эшемне шулай югары бәяләде. Аннан 10 балага, 1 капкачыга хоккей таяклары, хоккейчы формалары бүләк итте. Яшьләрдән дә 15 егет киенеп килеп баскан иде. Спорт осталары яшьләр белән дә аралаштылар, аларга да 15 хоккей таяк- лары бүләк иттеләр. Бу чараны видеога төшереп алып киттеләр. Хоккей Федерациясе сайтына чыгачак, – диде Илнур Абдрахманов. – Ә Руслан Зәйнуллин һөҗүмчеләрдән Фәнил Нуриев, Зөлфәт Абдрахманов, 8–9 яшьлекләрдән Реназ Закиров, Салават Хафизов, Рамил Мөхәммәтгалиев, кызлардан Айзилә Габдрахманова, Ләйлә Хәйруллина шууларын аеруча ошатты. Кунаклар киләсе сезонда Югары Аты командасы һәм Татарстан хоккее легендалары арасында иптәшләрчә уен оештырырга вәгъдә бирделәр.

Бу чараны оештыруда булышкан бөтен кешегә, янып–көеп йөргән ата–аналарга рәхмәтен белдерә Илнур.

– Бер теләгем бар – мәк- тәпләр арасында ярышларны яңарту. Көндәлек бертөрле тренировкалардан туя балалар. Ә ярыш аларда кызыксыну уята. Балаларны мәҗбүр итеп булмый бит, теләкләре булса гына йөриләр, – диде тренер. – Районда 8–9 мәктәптә хоккей мәйданчыгы тик тора. Район җитәкчеләре бу мәсьәләне хәл итсен иде.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International