Кемгә 15 тәүлек?

2018 елның 23 марты, җомга

Кемгә 15 тәүлек?

2017 елда Арча районы суды тарафыннан административ хокук бозулар буенча 111 эш каралды. Шуның 74е вак хулиганлык кылган өчен, ягъни җәмәгать тәртибен ямьсез, сүгенү сүзләре белән бозган, башкаларга бәйләнгән, кеше әйберен юкка чыгарган яки зыян салган өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.1 маддәсенең 1нче өлеше нигезендә карала.

Материаллардан күренгәнчә, нигездә, хокук бозучылар сәбәпсез тавыш чыгаралар, әти-

әниләренә яки балаларына сүгенеп кычкыралар, кисәтүләргә колак салмыйлар, күршеләренең тынычлыгын бозалар. Андыйларга административ хокук бозулар буенча беркетмәләр төзелә.

Кайберәүләр исерек хәлдә гаиләсендә генә түгел, кеше алдында – вокзалларда, хастаханәдә, кибетләрдә тавыш чыгаралар. Кешегә сүгенәләр, бәйләнәләр, тәртипкә чакырып әйткәнне тыңламыйлар. Мондый административ хокук бозучыларга штраф яки алар 15 тәүлеккә кадәр административ арестка алына.

Физик затка административ җаваплылыкны билгеләгәндә хокук бозуның характеры, гаепленең шәхесе, аның матди хәле исәпкә алынып, административ җәза йомшартылырга яки катыланырга мөмкин.

Элек җәмәгать тәртибен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган, кабат җәмәгать тәртибен бозган гаеплегә суд күп очракта 2 тәүлектән 15 тәүлеккә кадәр җәза билгели.

Алия Мөхәммәдиева,

район суды судьясы ярдәмчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International